ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Кайбычта үзара салым акчасына күпер төзелде

11 ноябрь 2016, 23:02

Туган авыл өчен 500 сум кызганыч түгел, ди кайбычлылар.

 (Кайбыч, 11 ноябрь,“Татар-информ”, “Кайбыч таңнары”, Мингазиз Сөнгатуллин). Олы Кайбыч уртасында авылны урталай бүлеп аккан Бәрле елгасы аша үзара салым акчасына җәяүлеләр күпере төзелде. Әле шушы көннәрдә генә аны тантаналы төстә файдалануга тапшырдылар, дип хәбәр итә “Кайбыч таңнары” газетасы сайты.

Район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев үзара салым акчасының мөһим, күләмле эшләр башкарудагы файдасы зур булуына басым ясады. Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче Рәшит Ярхәмов та күпер төзүдә химая ярдәме күрсәткән.

“Олы Кайбыч - туган авылым, ата-бабамнар җире. Туган җиремне, аның кешеләрен яратам, районыбызның елдан-ел матурлана баруына сөенәм. Хәлдән килгәндә, ярдәм итәргә мөминлек булганда, мондый игелекле эшләрдән читтә калмаска тырышам”, – ди ул.

Рәшит абыйның бертуганы Альберт Ярхәмов: “Үзара салым акчасы бер кешегә 500 сум тәшкил итә, ул бит республикадан 2 мең сум булып районга әйләнеп кайта. Туган авыл өчен акча кызганыч түгел, – диде ул. – Бәрле елгасының авыл уртасыннан агуы элеккеге елларда халыкка өстәмә мәшәкатьләр тудыра иде. Күпер булмагач, фермада эшләүчеләр дә әйләнгеч юлдан йөрергә мәҗбүр булды. Зиратка да юл шуннан”.

Төзелеш эшләрен районның торак-коммуналь хуҗалыгы идарәсе эшчеләре очлап чыккан.

Район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев сүзләренчә, үзара салым акчасына районның барлык авыл җирлекләрендә дә әнә шундый күләмле эшләр башкарылган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10