ҺАВА ТОРЫШЫ +32 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Сайлау көнне Төркиянең Эрзурум төбәге ИЙИ партиясенең Карачобан районы башлыгы үтерелгән
"Татар-информ"да хәләл продукцияне сертификатлаштыру турында сөйләшәчәкләр
Кичәге сайлаулар нәтиҗәсе буенча Төркия парламентына биш партия керде
Татарстан синоптиклары яшен һәм көчле җил турында кисәтә
Музейда “футбол төне”нә килүче җанатарларга чәй эчү традицияләре турында сөйләячәкләр

Хәвеф-хәтәр

Татарстанда бозлавык сәбәпле автобусларны ерак юлга чыгармыйлар

11 ноябрь 2016, 10:19

Татарстанда бүген көчле бозлавык, бозлы яңгыр күзәтелә.

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда автобус йөртүчеләргә шәһәрдән читкә чыгарга кушмадылар. Бүген бик нык бозлавык хасил булу сәбәпле җәмәгать транспортына ерак юлга чыгуны тыйдылар.

Татарстанда бүген көчле бозлавык, бозлы яңгыр күзәтелә. Социаль челтәрләрдән файдаланучылар Казан – Чаллы трассасында автобусларны юлга чыгармауларын хәбәр итә. Республиканың башка маршрутларында да шундый ук хәл күзәтелә.

РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе бүген шторм чыгарга мөмкин, дип кисәтә. 11 ноябрьдә көндезге вакытта, 12 ноябрьдә төнлә һәм иртән Татарстанда, шулай ук Казанда көчле бозлавык сакланачак. Республиканың ЮХИДИ идарәсе дә автомобиль хуҗаларына ерак юлка чыкмаска киңәш итә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10