ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казан триатлоны-2018 якшәмбе көнне башкала үзәгендә узачак
Семипалатта татар сәнгать мәктәбе бинасын булдыруда Татарстан ярдәм итәчәк
17 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Себер татар яшьләре фестивале узачак көннәр билгеле
Президент Югары урбанистика мәктәбе студентларының проектларын уңай бәяләде

Хәвеф-хәтәр

Мәскәүдән Чабаксарга юл тоткан очкыч Казан аэропортына төшәргә мәҗбүр булган

11 ноябрь 2016, 09:59

“ЮТэйр” авикомпаниясенең 68 кеше утырган очкычы Чувашиядә һава шартлары бозылу сәбәпле маршрутын үзгәрткән.

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). Мәскәү – Чабаксар маршруты буенча очкан АТР-72 очкычы ашыгыч рәвештә 10 ноябрь кичендә, 23.35 сәгатьтә, Татарстан башкаласына төшеп утырырга мәҗбүр булган. Бу хакта төнлә РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан буенча Баш идарәсенең Кризислы очракларда идарә итү үзәгенә “Казан” аэропортының диспетчерлык хезмәтеннән хәбәр килгән.

“ЮТэйр” авикомпаниясенең 68 кеше утырган очкычы Чувашиядә һава шартлары бозылу сәбәпле Казан аэропортына төшәргә мәҗбүр булган.

Мәгълүм булганча, Казан аэропорты бүген иртән юлларда бик нык бозлавык хасил булганга һава аланын вакытлыча ябып торуын хәбәр итте.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10