ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Спас районында яшь теннисчылар көч сынашты - җиңүчеләр исемлеге

10 ноябрь 2016, 09:03

Никольск Мәдәният йортында егетләр һәм кызлар арасында өстәл теннисы буенча район беренчелеге үтте.

(Болгар, 10 ноябрь, "Татар-информ"). Спас районы Никольск Мәдәният йортында егетләр һәм кызлар арасында өстәл теннисы буенча район беренчелеге үтте. Ул Халыклар бердәмлеге көненә багышланды, дип яза районның "Яңа тормыш" газетасы.

Ярышларда биш команда: Никольск мәктәбеннән – ике, 1нче Болгар мәктәбе, Полянка урта мәктәбе һәм тармак технологияләре техникумыннан берәр команда катнашты.

Шәхси зачетта кызлар арасында – Анна Танкина, Земфира Мөхәммәтова (2нче мәктәп), Юлия Борисова (Никольск), егетләр арасында – Игорь Алексеев, Глеб Тегулев (Никольск), Илья Макаров (техникум) җиңеп чыкты.

Команда зачетында барлык уен нәтиҗәләре буенча Никольск командасы алга чыкты, техникум һәм 1нче мәктәп командасы икенче һәм өченче булдылар.

Җиңүче командаларга кубок һәм дипломнар, шәхси зачетта җиңүчеләргә – медальләр, дипломнар һәм “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлеге ярдәмендә алынган бүләкләр тапшырылды, диелә хәбәрдә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10