ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Татарстан Дәүләт Советы белән Мәскәү шәһәре Думасы арасында беркетмә имзаланды

9 ноябрь 2016, 19:09

Фәрит Мөхәммәтшин һәм Алексей Шапошников шушы закон чыгару органнары арасындагы хезмәттәшлекне алга таба да үстерү турында килеште.

 (Казан, 9 ноябрь, “Татар-информ”). Бүген Мәскәүдә Татарстан Дәүләт Советы һәм Мәскәү шәһәре Думасы арасындагы хезмәттәшлекне алга таба үстерү турындагы беркетмәгә имза салынды. Документка Татарстан парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин һәм Мәскәү Думасы җитәкчесе Алексей Шапошников кул куйды. Әлеге чарада республика парламенты әгъзалары һәм Мәскәү шәһәре Думасының профильле комиссияләре җитәкчеләре катнашты, диелә ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәрендә.

Документ имзаланганчы, бүген иртән Татарстан делегациясе Мәскәү шәһәре Думасы бинасы комплексы буйлап экскурсиядә булды, аның төп бинасы Гагарин утарында (элеккеге Яңа Екатерина хастаханәсе, ул XVIII гасыр һәйкәле санала) урнашкан. Биредә депутатлар һәм аппарат хезмәткәрләре кабинетлары урын алган, ә утырышлар залы, китапханә, журналистлар эшли торган бүлмә, конференцияләр заллары - заманча бинада, һәм алар үзара тоташтырылган.

Документка кул кую чарасы алдыннан яклар Татарстанда һәм Мәскәүдә парламентаризм үсеше тәҗрибәсен уртаклашты.

Алексей Шапошников парламент тарихы, аның структурасы, Россия башкаласының бюджеты формалашуы өстенлекләре турында сөйләде. Мәскәү шәһәре Думасында 45 депутат эшли, аларның 18е – һөнәри нигездә. Биредә «Бердәм Россия», КПРФ, «Родина» һәм ЛДПР – 4 партия фракциясе эшли. Утырышлар айга уртача ике тапкыр уздырыла.

Фәрит Мөхәммәтшин, үз чиратында, Татарстан белән федераль үзәк арасындагы үзара мөнәсәбәтләр урнашуның катлаулы чоры, Татарстан Республикасы дәүләт суверенитеты турында Декларация һәм Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителүе, вәкаләтләрне бүлешү турында килешү имзалануы хакында сөйләде. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе парламент структурасындагы комитетлар һәм комиссияләр, шулай ук милләтара мөнәсәбәтләр, мәдәният, мәгариф өлкәләрендә дәүләт сәясәте турында мәгълүмат бирде, төбәк бюджетын формалаштыру аспектына игътибарны юнәлтте.

Аннары югарыда әйтелгән берктемә имзаланды, анда Мәскәү шәһәре Думасының элеккеге Рәисе Владимир Платонов та катнашты. Документка кул куйганнан соң, Фәрит Мөхәммәтшин Владимир Платоновка ТР Дәүләт Советының “Парламентаризм үсешенә керткән өлеш өчен” билгесен тапшырды.

Аерым алганда, мондый документ беренче тапкыр 1996 елда, икенчесе 2011 елда төзелгән иде, монысы соңгы 20 елда өченче килешү булды.

Моннан тыш, бүген шулай ук Мәскәү шәһәре Думасы каршындагы Яшьләр палатасы белән ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр иҗтимагый палатасы арасында хезмәттәшлек һәм уртак эшчәнлек турында килешү яшьләр парламентлары җитәкчеләре тарафыннан имзаланды.

Соңрак Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәү шәһәре Думасының шәрәфле кунаклар китабына: “Уңышлы эшчәнлек һәм социаль-икътисади үсештә, шулай ук сайлаучылар бәрабәренә яңа чишелешләрне уртак эзләүдә зур уңышлар телим”, - дип беренче язмасын теркәп калдырды.

“Яңа Россиянең һәм аның субъектларының проблемаларын хәл итү юлларын эзләүдәге авыр процесста Мәскәү һәрвакыт алгы сызыкта булды. Ул социаль һәм сәяси тормышта югары дәрәҗәгә ирешкән мегаполис, - дип билгеләп үтте журналистлар белән аралашканда ТР Дәүләт Советы Рәисе. – Мәскәү шәһәре Думасы тәҗрибәсен без үзебезнең үсешебездә файдалана алабыз дип билгеләп куйдык. Тулаем алганда, парламентлар арасында элемтәләр урнаштырып, төбәкләр байый гына”.

Алексей Шапошников төбәкләрдәге парламентлар белән үзара багланышлар төзүгә игътибар зурдан булуын таный. Мәскәү Думасы Рәисе итеп сайлангач та ул башлап Татарстанга килеп, ТР Дәүләт Советы эшенең үзенчәлекләре белән танышты. Аның фикеренчә, республика парламенты эшчәнлек оештыру дәрәҗәсе буенча, шул исәптән заманча инновацион чаралар файдалануда, Россия Федерациясе субъектлары арасында алдынгы булып тора.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10