ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Чирмешән мәктәпләре укучылары 85 тонна макулатура, 7 тонна пластик савыт-саба җыйган
Яңа Чишмә районы хуҗалыкларында савым арта
Менделеевскида чыгарылыш балы датасы билгеле
Лениногорскида “Трактор-тагылма” операциясе башланды
17 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Дин

Татарстан мөфтие Франциядә Европа Советы конференциясендә катнаша

9 ноябрь 2016, 18:45

Татарстанның дин әһелләре делегациясендә республиканың мөселман хатын-кызлары берлеге рәисе Наилә ханым Җиһаншина да бар.
(Казан, 9 ноябрь, “Татар-информ”) 9-10 ноябрь көннәрендә Франциянең Страсбург шәһәрендә  Европа Советының мәдәниятара диалогны дини үлчәүдә карауга багышланган сигезенче конференциясе уздырыла. Әлеге чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да катнаша һәм чыгыш ясый, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
 
Татарстанның дин әһелләре делегациясендә республиканың мөселман хатын-кызлары берлеге рәисе Наилә ханым Җиһаншина да бар. Әлеге конференция Европа Советы уздыра торган башка зур чаралар белән берлектә үтә. Мәсәлән, 7-9 ноябрь көннәрендә  мәгариф проблемаларына багышланган Бөтендөнья демократия өчен форумы узды. Халыкара масштабта оештырылган бу чаралар террорчылыкка һәм экстремизмга каршы торуда дини фактор роленә җәмәгатьчелек игътибарын ныклап җәлеп итү максатыннан берләштерелгән.
 
Конференциядә ике тема күтәрелә - мәдәни һәм дини күптөрлелек  контекстында  гражданлыкка кагылышлы белем һәм радикальләшүгә һәм экстремизмга каршы көрәштә хатын-кыз һәм гаиләнең роле. Конференциягә һәм форумга Европаның һәм Россиянең күренекле дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре җыелды. Утырышка  кадәр Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Россия Федерациясенең Европа Советындагы даими вәкиле Иван Солтановский белән очрашты. Очрашуда шулай ук даими вәкил урынбасары Вячеслав Егоров, Страсбургтагы Рус православ чиркәве вәкиллеге җитәкчесе Игумен Филипп (Рябих),  Россия һәм Татаратсна мөслимәләр берлеге җитәкчесе Наилә ханым Җиһаншина һәм башка рәсми затлар катнашты.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10