ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Чүпрәледә цеолит эшкәртү заводы ачыла

9 ноябрь 2016, 20:21

2013 елның июль аенда Татар Шатрашаны авылы янында цеолит карьеры ачылган иде.

(Чүпрәле, 9 ноябрь, "Татар-информ", Гөлия Фәизова). 2013 елның июль аенда Чүпрәле районы Татар Шатрашаны авылы янында цеолит карьеры ачылган иде. Кичә Чүпрәленең район газетасы вәкиле цеолит эшкәртә торган завод территориясендә булып кайткан.

Заводның тантаналы ачылышына кадәр, төзелеше, җитештерү линияләре, гомумән, предприятиедә кулланылачак алдынгы технологияләрне проектның төп инвесторы, “ТатГазсервис” ачык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Аслан Хашиев, «ОНХ-Холдинг” җәмгытенең төзү монтажлау комплексын үстерү буенча генераль директор урынбасары Роберт Ханнанов, район башлыгы Александр Шадриков карап йөрделәр. Аларны завод белән “Идел буе цеолитлары“ ачык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Мансур Яруллин таныштырып йөрде, дип яза басма.

"Завод тулы куәтенә ел азагында эшләп китәчәк. Әлегә биредә беренче эшкәртү линиясе төзелде, якын көннәрдә аның икенчесен ясау эшенә керешәчәкбез. Нигездә, заводка кабул ителгән цеолит күп төрле продуктлар – терлекләргә ашату өчен коры кушылма, минераль-культура ашламалары, төзелеш өчен материаллар һәм башка чималларны җитештерү өлкәсендә кулланылачак. Заводта эшкәртеләчәк цеолитны 12 төрле юнәлештә кулланырга мөмкин булачак, әлегә. Һәм бу әлбәттә чик түгел. Тагын да төрле уйларыбыз, планнар бар", - дип фикерләре белән уртаклашты проектның төп инвесторы Аслан Хашиев.

Заводта урнаштырылган җиһазлар бер сәгатькә 20 тонна чималны эшкәртергә сәләтле. Әлбәттә, сорау-ихтыяҗ арткан саен, (ә бу киләчәктә һичшиксез булачак), заводта берничә сменда эшләү режимын кертәчәкләр икән. Һәм икенче линияне тоташтырып, көйләячәкләр.

"ОНХ-Холдинг” җәмгытенең төзү-монтажлау комплексын үстерү буенча генераль директор урынбасары Роберт Ханнанов предприятие дәрәҗәсен югары бәяләде һәм җитештерелгән продукциядә ихтыяҗ республикада гына түгел, ә Европа күләмендә булачагын әйтте, заводның үсәчәгенә зур ышаныч белдерде, диелә район басмасы язмасында.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10