ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстан коткаручылары юллардагы вәзгыять буенча "кайнар линия" ачты

8 ноябрь 2016, 13:35

Татарстан юлларындагы вәзгыятьне хәзер тәүлек әйләнәсендә эшләүче "кайнар линия" аша белеп була.

(Казан, 8 ноябрь, “Татар-информ”) Татарстанда юл һәлакәтенә очраганда, гадәттән тыш хәлләргә юлыкканда беренче чиратта нинди гамәлләр кылырга кирәклеген коткаручыларның “кайнар линия”сенә шалтыратып белеп булачак.

Гадәттән тыш хәлләр вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында мәгълүмат җиткерү өчен “кайнар линия”не РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе Казанда урнашкан Кризислы хәлләрдә идарә итү үзәге базасында оештырды.

Татарстан юлларындагы вәзгыятьне хәзер 8(843)227-45-63 номерына шалтыратып белергә мөмкин. Әлеге “кайнар линия” тәүлек әйләнәсендә эшли.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10