ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Зәйдәге торак йортта газ шартлауның башлангыч сәбәбе билгеле булды
Рөстәм Миңнехановка Зәйдәге гадәттән тыш хәл турында соңгы мәгълүматлар хәбәр итеп торыла
Зәйдә газ шартлаган йорттан кешеләрне күчерделәр
22 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы быел 47 механик әзерләп чыгара

Хәвеф-хәтәр

Татарстан полицейскийлары аферист хатын-кыз гамәлләреннән зыян күрүчеләрне эзли

7 ноябрь 2016, 12:51

Республикада яшәүчеләр мошенник хатын-кызга бозымнан котылу өчен 100 мең сумнан артык акча биргән.

(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан полицейскийлары мошенниклык буенча шактый эшләрдә шикләнелүче хатын-кызны тоткарлаган. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тикшерү фаразлары буенча, хатын-кыз өлкән яшьтәге кешеләрнең ышанычын яулап, аларга арзан бәядән азык-төлек сатып алырга тәкъдим иткән. Сүз арасында ул аларга үзләрендә бозым барлыгын һәм аны бетерә алуын җиткергән. Үз корбаннарын ул акча ярдәмендә “бозымнан коткарган”.

Шулай итеп, 6 сентябрьдә Түбән Камада 77 яшьлек хатын-кыз 1500 сум акчасыннан колак каккан. Бер атнадан аферист тозагына 86 яшьлек пенсионер ханым капкан һәм 67 мең сум акчасын чыгарып салган. Тагын ике Түбән Кама кешесе бозымнан котылу өчен 100 мең сумнан артык акчаларын аферист кулына тапшырган.

Җинаять эше «Урлау» һәм «Мошенниклык» маддәләре буенча кузгатылган, шикле хатын-кыз сак астына алынган. Аның 12 мошенниклык эшенә катнашы барлыгы расланган, шулай ук Башкортостан халкы да әлеге аферист корбаны булган.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе әлеге мошенник хатын-кыздан зыян күрүчеләр булса, ә аның корбаннары тагын да күбрәк булуы мөмкин дип белдерә полиция хезмәткәрләре, шушы телефоннарга шалтыратулары сорала: 8- (843) 291-35-28; 291-34-36 яки 02.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10