ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казан полицейскийлары юл йөрү кагыйдәләрен бозган машина йөртүчене куып тоткан

6 ноябрь 2016, 17:43

Юл кагыйдәләрен бозу аркасында һәлакәткә очрап качкан Үзбәкстан гражданинын хокук сакчылары якындагы ишегалдында эзләп тапкан.

(Казан, 6 ноябрь, «Татар-информ»). Казанның ЮХИДИ хезмәткәрләре шәһәрнең Яңа Савин районында «Дэу Нексия» автомобиле хуҗасын куа чыккан. Машина йөртүче юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган, дип хәбәр итә «Эфир 24».

Машина йөртүче үзен бик сәер тоткан: юл билгеләренә игътибар итмәгән, светофорның тыю сигналына карамастан, зур тизлек белән каршы як полосага чыккан. Нәтиҗәдә, рульдә утырган ир-ат машина белән идарәне югалтып, тимер коймага килеп бәрелгән. Шуннан соң машинасын калдырып качып киткән.

Хокук саклау органнары хезмәткәрләре качкынны якындагы ишегалдында тотып алган. Юл-транспорт кагыйдәләрен бозган кеше Үзбәкстан гражданины булып чыккан. Ул медицина тикшерүе үтүдән баш тарткан.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10