ҺАВА ТОРЫШЫ +25 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Түбән Каманың Алан авылы рәсми рәвештә юкка чыгарылды

3 ноябрь 2016, 17:13

Анда яшәүчеләр 2013 елның ноябрендә фатирларга күчерелгән булган

(Казан, 3 ноябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Татарстанның Түбән Кама районында урнашкан Алан авылы рәсми рәвештә юкка чыгарылды. Бу карар бүген V чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатларының 22 нче утырышында кабул ителде.

Түбән Кама башлыгы Айдар Метшин сүзләренчә, әлеге торак пункт шәһәрдән 4 чакрым һәм Түбән Каманың сәнәгать үзәгеннән 1300 метр ераклыкта урнашкан. Алан авылы санитар зонага эләккән, анда яшәүчеләрне Түбән Камага күчерү карары кабул ителгән. Әлеге авылда 149 йорт исәпләнгән. Анда яшүчеләргә барысы да 2013 елның ноябрь аенда ук фатирлар бирелгән. Коменсацияләрнең гомуми күләме 42 млн сум тәшкил иткән.

“Түбән Кама муниципаль районы” муниципаль берәмлеге составына Түбән Кама шәһәре, Кама Аланы шәһәр тибындагы бистәсе, Афанас, Елантау, Каенлы, Кармалы, Кызыл Чапчак, Кызыл Чишмә, Майская Горка, Макаровка, Түбән Уратма, Прости, Сосновка, Иске Чишмә, Сухрау, Ширәмәт, Шәңгәлче авыллары керә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10