ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Разил Вәлиев республика шәһәрләренә милли төсмерләр өстәргә өнди

3 ноябрь 2016, 16:09

Акча бер кайчан да җитми ул, моңа теләк кенә кирәк, ди ул.

(Казан, 3 ноябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев шәһәрләрнең урамнарын милли бизәкләр белән бизәргә өндәде. Бүген парламентның 22 нче утырышында ясаган чыгышында комитет җитәкчесе төзекләндерелгән паркларда да милли төсмерләр өстәргә кирәклеген билгеләп үтте.

“Шәһәрләребезнең милли йөзен булдыру, урамнарыбызны, биналарыбызны ике дәүләт телендә һәм милли бизәкләр белән бизәү, соңгы арада яңартылган паркларга, скверларга, мәйданнарга, яр буйларына милли республика төсмере өстәү өчен бик күп финанс та таләп ителми, югыйсә. Моның өчен иң беренче чиратта теләк белән күңел кушуы һәм халык фикеренә колак салу гына кирәк”, - диде Разил Вәлиев.

“Берәүнең эше – хисап белән, берәүнең эше сыйфат белән”, дигән гыйбарә бар бит. Акча беркайчан да җитми ул. Бюджетны кабул иткәннән соң безгә бүленгән акчаларның максатчан һәм нәтиҗәле тотылуы хакында бик җитди уйланырга кирәк. Кабул ителгән дәүләт программалары киләсе елда да планда каралганча финансланачак. Ә программаларның үтәлеше ни дәрәҗәдә, башкарган эшебезнең сыйфаты халкыбызның тормышын яхшыртачакмы, республикабызның куәтен арттырачакмы? Бу мәсьәләләр безне бүгенге бюджет кабул итү – акча бүлешү матавыкларыннан кимрәк борчырга тиеш түгел”, - дип нәтиҗә ясады комитет рәисе чыгышында. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10