ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Теләче питомнигы 19 гектар мәйданга җиләк-җимеш агачлары утыртачак

3 ноябрь 2016, 03:13

Питомникта биш гектар җиргә нәрсә генә утыртып бетерербез дип борчылган булсалар, өч ел эчендә агач утыртырга җир җитми башлаган.

 (Теләче, 3 ноябрь, “Татар-информ”, “Теләче”, Эльмира Әхмәтҗанова). Өч ел инде Татарстанның Теләче районы питомнигы декоратив куакларны һөнәри нигездә үстерү белән шөгыльләнә. Теләченең яңа паркындагы декоратив куакларны, каштан агачын да алар утыртты. Питомник җитәкчелегенең хыялы - районыбызны декоратив куаклыклар утыртып, яшеллеккә төрү, дип яза “Теләче” газетасы.

Барлыгы 5 гектар мәйданны биләгән участокта 25 мең төп декоратив куак үсә. Агач үстерү җиңел хезмәт түгел. Бер үсентене сатар өчен көннәр, айлар гына түгел, еллар кирәк. Бүген агач утырттым да, табыш алдым дип өметләнергә юк, моның өчен дистә еллар кирәк булырга мөмкин, диләр “Плезир-ландшафт” ширкәте җитәкчеләре Фоат Галәветдинов белән Наил Гарифуллин. Бу көннәрдә питомникта көзге үсентеләрне утырту белән мәшгульләр. Үрчетү өчен, махсус үстерелә торган декоратив куаклардан чыбыкчалар алынып, теплицага утыртыла. Көз көне төпләндерелә торганнары яфраксыз була. Икенче елга, чыбыкча тамыр җибәргәч, үсентеләр кечкенә чүлмәкләргә утыртыла. Агач ныклап үсеп киткәч, сату өчен зуррак чүлмәккә яки ачык ачык җиргә күчерелә. 1000 данә утыртылган декоратив куакларның бөтенесе дә тамыр җибәреп үсеп китә дигән сүз түгел – кайбер төр агачлар 50-80 процентка кадәр яңармаска мөмкин. Чүлмәктәге агачларны кызу һава торышы булганда утыртсаң да яхшы төпләнә.

Биредә “Барбарис”, “Пузыреплодник”, “Кизильник блестящий”, “Сперия” кебек декоратив куакларның берничә төре үсә. Теләче төбәге өчен ят булган каштан агачын да биредә күрергә була. Аларның да саны 2 меңгә җиткән. Араларында 1-2 ел үскәне бар. Матур итеп төпләнеп киткән 1000 данә юкә агачын 3 елдан сатарга ниятләре. “Биш гектар җиргә нәрсә генә утыртып бетерербез дип борчылган идек, хәзер агач утыртырга җир җитми башлады”, – ди Теләче питомнигы директоры Руслан Гыймаев.

Берничә елдан 19 гектар мәйданга җиләк-җимеш агачлары утыртып, питомникны тагын да киңәйтергә хыяллана җитәкчелек. Хәзерге вакытта зур, заманча теплица төзелеп бетү алдында. Киләсе елга биредә кыш аенда да эш тукталып тормаячак. Үз техникалары булган оешма эшчәнлеген елдан-ел киңрәк җәелдерергә исәпли. Бу исә район халкына өстәмә эш урыннары дигән сүз.

Куакларны күпләп сату отышлырак. Төрледән-төрле сыйфатлы куакларны күпләп алырга теләүчеләр аз түгел.

Тынгысыз хуҗалар үз көчләренә генә таянсалар да, район җитәкчелеге дә эшлим дип торган эшмәкәрләргә ярдәм кулы суза. Буш җирдә питомник булдыру байтак суммага төшкән. Шунысын да әйтергә кирәк, заман белән бергә атлаган питомник хуҗалары су коесы казыган, агачларга су тамчылап тама торган итеп көйләнгән. Чүлмәкләргә утыртыласы үсентеләр өчен торф-балчыкны Псков өлкәсеннән кайтарталар икән. Әле эшлисе эшләрнең исәбе аз түгел, ди 15 ел ландшафт өлкәсендә кайнаган, тәҗрибә туплаган Фоат әфәнде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10