ҺАВА ТОРЫШЫ +25 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казанда футбол мундиале кысаларында, Казан Кремлендә рухи музыка концерты була
“Балкыш” фестивале лауреатлары Филармония бакчасында хәйрия концерты уздыра
Татарстан баш приставы урынбасары итеп Әнвәр Закиров билгеләнде
Татар дәүләт филармониясе хәйрия концертларында бер миллион сумнан артык акча җыярга уйлый
Казанда дөнья чемпионатында 200гә якын халык фольклор коллективы чыгыш ясаячак

Икътисад, Рәсми Татарстан

Татарстан Президенты һәм Камбоджа Премьеры тышкы сәүдә әйләнешен арттыру турында сөйләште

2 ноябрь 2016, 19:46

Рөстәм Миңнеханов белән Камбоджа Хөкүмәте башлыгы Хун Сен очрашуында ике яклы тышкы товар әйләнеше күләмен арттыру мәсьәләсе күтәрелде.

 (Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген, Камбоджа Корольлегенә эшлекле сәфәрендә әлеге дәүләтнең Премьер-министры Хун Сен белән очрашты. Анда шулай ук РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, ТР вице-премьеры – сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов һәм башка рәсми затлар катнашты.

Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, сөйләшүдә төп игътибарны ике яклы тышкы товар әйләнеше күләмен арттыру мәсьәләсе күтәрелде. Хәзерге вакытта ул бик түбән. Аерым алганда, 2016 елның беренче яртысында сәүдә әйләнеше 53,8 мең АКШ доллары күләмендә генә башкарылган.

Хун Сен әфәнде Татарстан делегациясенең килүе корольлек белән республика арасындагы багланышларны үстерүгә этәргеч бирәчәгенә һәм сәүдә-икътисади элемтәләр яңа дәрәҗәгә күтәреләчәгенә ышануын белдерде. Очрашуда катнашучылар нефть химиясе, машиналар эшләп чыгару, төзелеш, югары технологияләр, туризм, мәдәният кебек өлкәләрдә эшлекле элемтәләрне арттыру өчен әһәмиятле мөмкинлекләр булуын билгеләп үттеләр.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10