ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад, Рәсми Татарстан

Татарстан һәм Камбоджаның сәүдә-икътисад мөнәсәбәтләрен җәелдерүгә бөтен мөмкинлекләре бар

2 ноябрь 2016, 17:10

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Камбоджа тышкы эшләр һәм халыкара хезмәттәшлек министры Прак Сокхон белән очрашуда шулай дип белдерде.

 (Казан, 2 ноябрь, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Камбоджа тышкы эшләр һәм халыкара хезмәттәшлек министры Прак Сокхон белән очрашты. Татарстан лидерының Пномпень шәһәренә хезмәти сәфәре кысаларындагы очрашуда Россия элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Николай Никифоровның сәүдә-икътисад һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Россия-Камбоджа хөкүмәтара комиссиясе рәисе, Прак Сокхонның рәистәше булуын билгеләп үтик.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов, Татарстан белән Камбоджа арасындагы мөнәсәбәтләрне яңа сыйфади дәрәҗәгә күтәрергә, шулай ук товар әйләнеше күләмен сизелерлек арттырырга кирәк, дип билгеләп үтте. Моның өчен бүген бөтен мөмкинлекләр дә бар, дип саный ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов, Татарстан – Россиянең әйдәп баручы һәм сәнәгате үсештә булган төбәкләрнең берсе, дип басым ясап әйтте. Без Россиянең АСЕАН илләре - Азиянең Көньяк-Көнчыгыш дәүләтләре ассоциациясе белән багланышларын киңәйтүдә үзебездән өлеш кертергә омтылабыз, дип өстәде. Әйтик, Россия-Камбоджа хөкүмәтара комиссиясенең алдагы утырышын Казанда уздыру турында килешенгән, диде Татарстан лидеры.

Хезмәттәшлек итүдә мөмкин булган вариантлар турында сүз алып барып, яклар нефть химиясе, машиналар эшләп чыгару, туризм, агросәнәгать комплексы, мәгълүмати технологияләр тармакларын, мәдәни һәм гуманитар өлкәләрдә үзара алмашуларны билгеләп үттеләр.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10