ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Түбән Камада «ТАИФ-НК» заводында янгын чыккан - видео

2 ноябрь 2016, 16:13

Социаль челтәрләрдә «ТАИФ-НК» заводы водород җайланмасы яну фотосы һәм видеосы пәйда булды.

(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген көндез «ТАИФ-НК» заводында шартлау булды, дип хәбәр итә социаль челтәр кулланучылары.

Һәлакәт урынына барлык махсус хезмәтләр килгән. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә экстрен хезмәтләр чакыру фактын расладылар.

Әлеге хәлне күрүчеләр сөйләвенчә, баштан шартлау тавышы ишетелгән, аннан янгын башланган.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10