ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Әлмәт районында юл һәлакәтендә ике бала зыян күргән – фото

2 ноябрь 2016, 12:43

Ямаш авылы янында трассада ике җиңел машина бәрелешкән.

(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Әлмәт районында юл-транспорт һәлакәтендә дүрт кеше зыян күргән, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Юл һәлакәте Ямаш авылы янында көндезге 10нан соң булган. «Ссанг Йонг» һәм «Джили» автомобильләре бәрелешү аркасында дүрт кеше зыян күргән, алар арасында хатын-кыз һәм ике бала да бар. Ике автомобиль дә җитди зыян күргән. Һәлакәт килеп чыгу сәбәпләре ачыклана.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10