ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Болгар ислам академиясе абитуриентлар җыя
Хрущев белән Брежневка хезмәт күрсәткән шагыйрь Әхмәт Саттарны Мәскәүдә искә алдылар
Р.Миңнеханов: Нефтьчеләр ярдәме белән Татарстан икътисады уңай үсеш темпын саклый
Хаҗга җыенучы мөселманнарны Согуд Гарәбстанындагы инфекцияләр хакында кисәтәләр
Татарстан Мөфтие дуңгыз итендәге "хәләл" этикеткасына бәйле низаг турында фикерен әйтте

Җәмгыять

Әтнәдә октябрь аенда туган балалар былтыргыдан ике тапкыр арткан

2 ноябрь 2016, 19:51

Районда 37 кыз, 37 малай дөньяга килгән.

(Әтнә районы, 2 ноябрь, “Татар-информ”, “Әтнә таңы”). Әтнә районы ЗАГС бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, агымдагы ел башыннан төбәктә 74 бала туган, аларның 37се - малай, 37се - кыз. Шул ук вакытта 48 пар язылышкан, 15 пар аерылышкан, 170 әтнәле фани дөньядан киткән. 2015 елның гыйнвар – октябрь айларында 72 бала туган, 66 пар язылышкан, аерылышучылар 14 пар булган, 196 кеше вафат. Бу хакта "Әтнә таңы" газетасы хәбәр итә.

Аерым алганда, быел октябрь аенда барысы 6 бала – 3 кыз, 3 малай туган. Гаиләдә 2се 1нче бала булып дөньяга килгән, 1се - 2нче бала булып, 3се - 3нче булып. Шул ук вакытта 5 пар рәсми язылышкан, 1 пар аерылышкан,14 үлем очрагы теркәлгән. Узган елның октябрь аенда исә бары 3 кенә бала туган, 10 пар язылышкан, 1 пар аерылышкан булган, 11 кеше бакыйга китеп барган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10