ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар матбугаты

Җиңү хәрби парадында катнашкан Апас районы егете кайтты – “Йолдыз” газетасы

1 ноябрь 2016, 15:44

Армиядә булганнарга укырга керүе һәм яхшы эшле булуы да җиңелрәк бүген. Кызлар да шундыйларны күбрәк ярата, ди хәрби бурычын үтәп кайткан егет.

 (Апас, 1 ноябрь, “Татар-информ”, “Йолдыз”, Ришат Җамалиев). Апаска Кызылтау авылыннан әтисе Фирдүс белән килгән Фәнис Шәрәфиев:

- Абый, кулыгыз җиңел булды, безне армиягә Апастан Сез дә зурлап озатып калдыгыз, онытмадыгызмы? Мин бит быел Мәскәүнең Кызыл мәйданында 9 майда үткән хәрби парадта катнаштым. Президент Путин белән министр Шойгуны якыннан күрдем, - дип күреште мөлаем елмаеп.

- Чын ир-егет өчен бу дәүләтнең зур ышанычы һәм дәрәҗә. Ничек соң, армиядә кыен булмадымы, Фәнис. Кайларда хезмәт иттең?

- Хәрби-космик көчләрдә. Бер ел сизелми дә үтеп китте. Армиягә Апастан былтыр 24 октябрьдә чыгып киттем, быел 25 октябрь таңында Казанга кайтып җиттем. Мәскәү яны шәһәрләренең берсендә җир асты ныгытмаларында элемтә, радиоэлектрон разведка-иминлек, шул чараларга каршы тору, Җир шарының бөтен ноктасын күзәтү мөмкинлеге булган элиталы гаскәрләрдә идем.

- Илнең “күз-колагы” булдың, димәк?

- Хәзер армия шулкадәр көчлеләнгән, әтиләрнең сөйләгәннәре ерак тарихта калган. Хәрби техника яңартыла, тик белемсез булмый... Мин парадта катнашуым турында сөйлим әле.

- Телевизордан күрсәттеләрме соң үзеңне?

-Малайга армиягә киткәндә Казанда бирелгән хөкүмәт бүләге - кәрәзле телефоннан көнаралаш сөйләшеп тордык. Парад турында үзе әйткәч, ышанып та булмады. Хатыным Фәния дә пошаманга калды, - дип, әтисе Фирдүс сүзгә кушылды. – Фәнисебез, мин шул рәттә, кырыйдан өченче булачакмын,дигәч, абыйсы Илдус, башка туганнар, авыл белән 9 май иртәсендә телевизор каршына тезелешеп утырдык. Ыспай киенгән кораллы улыбызны күргәч, күз яшен дә тыя алмаучылар булды арабызда. Шуның хәтле горурландык улыбыз белән, молодец!

-Парадка ничек әзерләндегез?

-4 ай тигез рәтләрдә парад адымы белән атларга өйрәттеләр. Башкалада төнге сәгатьләрдә генә үтте ул күнекмәләр. Ә менә парадтан соң безнең өчен үзенә күрә Мәскәү буйлап экскурсия ясадылар. Язмыш миңа солдат киеме кидереп Кызыл мәйданга, бөтен Җир шары халкы караган Җиңү парадына китерер дигән уй башыма да килеп караганы булмады.

-Быелгы парадта катнашучы апаслыларны очратмадыңмы?

- Армиягә бергә киткән кайбычлы Илнур Сәлахиев белән бер ротада, парадта да янәшә идек. Минем белән бергә хәрби хезмәткә чакырылган Апастан Айдар Сабиров белән бергә ил иминлеген сакладык.

-Армиягә син Апас аграр көллиятендә укып киттең кебек?

- Беренче хәрби һөнәремне шунда алдым. Мине шулай ныгытып тормыш юлына әзерләгән әти-әнием, мәктәбем һәм аграр көллият директоры Фаил абый, укытучыларыма, группабыз җитәкчесе Хәмит абыйга, район хәрби комиссары полковник Илшат абый Пайурзинга рәхмәт. Мәктәптә, көллияттә укыганда “Форпост”, тәртип саклау отрядлары, тимурчылар, волонтерлар командасында, хәрби-патриотик җыеннарда, спортта, сәхнәдә актив катнашуыма бүген бик сөенәм. Парадка сайлап алуда болар хәлиткеч булды.

- Инде тыныч тормыш планнарыңны да уртаклаш, солдат Шәрәфиев.

-Хәзерге тәртип буенча көллияттән соң ташламалы шартларда икенче-өченче курска Казан авыл хуҗалыгы университетына укырга кереп карарга булдым. Туган авылымны бик сагындым. Югары белемле булып туган авылыма эшкә кайтырга исәп. Дипломлы яшь белгечкә хәзер дәүләт авылда эшли башлагач 100 мең сум акчалата ярдәм итә. Беренче хезмәт елында айлык хезмәт хакына 5әр мең сум өстәп түли - бу мөмкинлектән нигә файдаланмаска?

- Хәрби хезмәткә әзерләнүче, бүген солдат гимнастеркасы, диңгезче тельняшкасы киюче яшь апаслыларга теләкләрең бармы?

-Егетләр, армиягә, һичшиксез, барырга кирәк. Армиядә булганнарга укырга керүе һәм яхшы эшле булуы да җиңелрәк бүген. Кызлар да шундыйларны күбрәк ярата...


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10