ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Татарстан мөфтие Бөтендөнья рус халык җыелышында катнаша

1 ноябрь 2016, 11:52

“Россия һәм Көнбатыш: цивилизация таләпләренә җавап эзләгәндә халыклар диалогы” темасына багышланган җыенга традицион диннәрнең лидерлары да чакырулы.

(Казан, 1 ноябрь, “Татар-информ”) Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Мәскәүдә XX Бөтендөнья рус халык соборында катнаша, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте. Мәскәү һәм Бөтен Русия Патриархы Кирилл җитәкчелегендә узган җыен “Россия һәм Көнбатыш: цивилизация таләпләренә җавап эзләгәндә халыклар диалогы” темасына багышлана.

Әлеге җыенга хакимият, иҗтимагый оешмалар, хокук саклау органнары вәкилләре, традицион диннәрнең лидерлары, фән, мәдәният эшлеклеләре, якын һәм ерак чит илләрдән рус җәмгыятьләре делегатлары чакырулы.

Төп игътибар ил һәм дөнья күләмендә традицион кыйммәтләре саклау һәм таныту мәсьәләләренә биреләчәк.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10