ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

2016 елның "Яңа татар пьесасы" бәйгесенә әсәрләр кабул итү тәмамланды

31 октябрь 2016, 17:35

Быелгы бәйгегә 50 пьеса килгән: беренче этапка йомгак 1 декабрьдә ясалачак, җиңүчеләр 22 декабрьдә игълан ителәчәк.

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ», Айсылу Хафизова). 31 октябрь – драматургия өлкәсендә “Яңа татар пьесасы–2016” бәйгесенә иҗади хезмәтләрне тапшырып булган соңгы көн. «Татар-информ»га Г.Камал театрының матбугат сәркатибе Илшат Латыйпов хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә бәйгегә 50 пьеса килгән.

“Бәлки, соңгы сәгатьтә тагын пьесалар китерүчеләр булыр”, – ди Илшат Латыйпов.

Бәйгенең беренче этабы 1 декабрьдә тәмамланачак, ә хәзер бер ай дәвамында жюрига пьесаларны укып чыгарга туры киләчәк. Быелгы бәйгенең жюри составына ТР мәдәният министры беренче урынбасары Эльвира Камалова, Г.Камал театры директоры Илфир Якупов, театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, театр тәнкыйтьчеләре Нияз Игъламов һәм Айгөл Габәши, шулай ук Гали Арсланов, Шамил Фәрхетдинов, Гөлшат Фәттахова, Миләүшә Хабетдинова, Илдар Хәйруллин һ.б. кергән.

Икенче этапка 10-15 пьеса сайлап алыначак, аларның исемлеге матбугатта дөнья күрәчәк. Икенче этапта җиңүчеләрне билгеләячәкләр. Аларның исемнәре 22 декабрьдә игълан ителәчәк. Өч пьесаның авторлары акчалата премия белән бүләкләнәчәк.

Пьесалар бәйгесе ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Язучылар берлеге, Г.Камал театры, “Татарстан – Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе, “Казан утлары” журналы, “Татарстан яшьләре” газетасы тарафыннан унберенче тапкыр оештырыла.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10