ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Татарстанда белем алган имамнар чит төбәкләргә барырга бик теләми — Камил хәзрәт Сәмигуллин

31 октябрь 2016, 13:10

Татарстаннан читтә яшәүче татарларга имамнар җитми, бу уңайдан мөфти башка өлкәләрдән шәкертләрне укырга чакыра.

(Казан, 31 октябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстаннан читтә яшәүче татарлар белән очрашканда, җирле халык Татарстаннан дини белемле имамнар җибәрүне сорап еш мөрәҗәгать итә. Россия Ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин сүзләренчә, әлеге уку йортында 46 төбәктән килеп укыйлар. Алар арасында Түбән Новгород, Самара, Саратов, Башкортстан, Ульяновск өлкәсе һ.б. бар.

Рәфыйк Мөхәммәтшин фикеренчә, бу мәсьәләне чишү ике яклы булырга тиеш. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов төбәккә барып, татар җәмәгатьчелеге белән аралашканнан соң гына “безгә имам җибәрегез”, дип проблеманы Татарстанга гына йөкләп калдыру булмасын иде, ди ул.

“Президент кая барса да, җирле татарлар безгә имам кирәк дип сорый. Әмма монда әзерләп, имамны башка төбәккә җибәрү шактый авыр. Сезгә имам кирәк икән, әйдәгез без сезгә әзерләп бирәбез. Читтән торып укый торган яки көндезге бүлектә укучы кеше җибәрегез, дип сорыйбыз. Аны төбәктә калдырырга да җиңелрәк”, – ди Рәфыйк Мөхәммәтшин. Аның сүзләренчә, Татарстанда туып-үскән имамны чит төбәккә җибәрүнең нәтиҗәсе булмаска мөмкин. Чөнки аның 1 елдан кире кайту ихтималы бар. Әгәр дә имам үзе ул төбәктән булса, мәсьәлә җиңелрәк хәл ителә дигән аңлатма бирде ректор.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчесе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин сүзләренчә, Татарстанда белем алган яшь имамнарның чит төбәкләргә китәргә теләкләре юк. “Безнең егетләребез бик барырга теләми. Башка өлкәләрдән шәкертләр килсә, без укытырга әзер. Китаплар белән дә, киңәш белән дә булышып торабыз”, – диде ул.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10