ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Азнакайлылар Чаллы якташлар җәмгыятен авылда кунак итте

30 октябрь 2016, 08:24

Азнакай белән Чаллы якташлар җәмгыяте арасындагы багланышларга дистә елдан артык. Бу юлы якташлар Тымытыкта очрашты.

 (Казан, 30 октябрь, “Татар-информ”). Татарстанда Азнакай белән Чаллы якташлар җәмгыяте арасындагы багланышларга 1995 елда ук нигез салынган иде. Әле азнакайлылар – Чаллыга, әле чаллылар Азнакайга килеп, сукмакны суытмыйча яшиләр. Күптән түгел Тымытык ветараннары ак калада кунакта булып кайткан иделәр. Менә 28 октябрьдә Тымытык Мәдәният йорты каршы якны кабул итте, дип хәбәр итә Азнакай районының aznakaevo-rt.ru сайты.

Чаллы шәһәренең шәрәфле гражданы, якташлар асссоциациясе рәисе, “Энергетик” Мәдәният йорты директоры Гөлзада Разаева җитәкчелегендә бер төркем сәнгатькәрләр үзләренең иң матур җырларын-биюләрен бүләк итте. Аларның Тымытыкка килүләре юкка түгел, чөнки Чаллыдагы Азнакай якташлар җәмгыятен шушы авыл егете - Илнар Гайсин җитәкли.

Тымытыкка барышлый кунаклар шәһәрнең яңа микрорайоны, музее белән танышты, соңгы елларда Азнакай кичергән зур үзгәрешләрдән алар матур тәэсирләр алды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10