ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Быел көрәш буенча Россия чемпионаты Татарстанда узмаячак

29 октябрь 2016, 13:20

Берничә ел Казанда оештырганнан соң, көрәш федерациясе Татарстан башкаласында ятып кына милли спорт төрен Россиядә үстереп булмавына төшенде.
 (Казан, 29 октябрь, “Татар-информ”). Россия чемпионаты быел да Казанда узмаячак. Ә менә "Урал Кубогы"на ярышларда Татарстан спортчылары катнашмаска да мөмкин, дип хәбәр итә "Идел" журналы
 
Россиянең «Көрәш» федерациясеннән алынган хәбәрләргә караганда, көрәш буенча ир-егетләр арасындагы ил чемпионаты быел Тольятти шәһәрендә узачак. Берничә ел Казанда уздырганнан соң, илнең көрәш федерациясе җитәкчелеге Татарстан башкаласында ятып кына милли спорт төребезне Россиядә үстереп булмаячагын аңлады булса кирәк. Әйтик, былтыр ил чемпионаты Йошкар-Олада үткән иде.
 
Россия чемпионаты 9-12 декабрь көннәрендә узачак. Тольяттиның «Волгарь» спорт сараенда үтәчәк чемпионатта быел көрәш тугыз үлчәүдә оештырыла: 60 кг, 65 кг, 70 кг, 75 кг, 80 кг, 85 кг, 90 кг, 100 кг һәм 100 дән авыррак категорияләр.
 
Россия чемпионатына кадәр көрәш федерациясе календарендә тагын бер ярыш тәгаенләнгән. 11-13 ноябрь көннәренә Пермь краеның Кунгур шәһәрендә көрәш буенча «Урал Кубогы»на Бөтенроссия турниры билгеләнгән. Бәйгедә 17-18 яшьлек егетләр һәм 18 яшьтән олырак булган көрәшчеләр бил алышачак. Яшьләр арасындагы бәйге 55 кг, 60 кг, 70 кг, 80 кг, 90 кг һәм 90 нан авыррак булган үлчәүләрдә узса, олылар арасында 60 кг, 70 кг, 80 кг, 90 кг, 100 кг, 100+ кг.дагы ир-егетләр көч сынашачак.
 
Әлеге ярышларда Татарстан көрәшчеләренең катнашу-катнашмавы әле билгеле түгел. Чөнки нәкъ шушы ук көннәрдә Казанның «Ак Барс» Көрәш Сараенда татарча көрәш буенча республика чемпионаты булачак.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10