ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Зәйдәге торак йортта газ шартлауның башлангыч сәбәбе билгеле булды
Рөстәм Миңнехановка Зәйдәге гадәттән тыш хәл турында соңгы мәгълүматлар хәбәр итеп торыла
Зәйдә газ шартлаган йорттан кешеләрне күчерделәр
22 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы быел 47 механик әзерләп чыгара

Икътисад

Алдагы өч елда иң "киеренке" бюджет көтелә - финанс министры Радик Гайзатуллин

25 октябрь 2016, 13:41

Татарстанның бюджет дефициты арта.

(Казан, 25 октябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Киләсе елда республика бюджет дефициты 7,6 млрд сум тәшкил итәчәк. Быел дефицит 5,8 млрд сум булган. Моннан тыш республика бюджетына тискәре йогынты ясый торган тагын берничә күрсәткеч бар. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советының бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышында республиканың финанс министры Радик Гайзатуллин хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, керемгә булган салымның 1 процентын, ягъни 3,5 млрд сумны федераль казнага бирү Татарстан бюджетына тискәре йогынты ясый торган факторларның берсе. Шулай ук федераль бюджеттан алынган 6,8 млрд кредитларны кайтару да төбәк казнасында чагылыш табачак. Моннан тыш, файдалы казылмаларга салымнар арту да республика бюджетына йогынты ясый.

Гомумән алганда, Татарстанда 957 бюджет формалаштырылган. Аларның 2се шәһәр округлары бюджеты (Казан һәм Яр Чаллы), 43се муниципаль районнар бюджеты, калганнары торак җирләр бюджеты. Министр сүзләренчә, республика бюджетыннан тыш, башка бюджетларда дефицит юк.

"2017, 2018 һәм 2019 елларның бюджеты — иң "киеренке" бюджет. Чөнки федераль дәрәҗәдә зур үзгәрешләр бар", - диде Радик Гайзатуллин.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10