ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Татарстан гаилә фермалары саны буенча Россиядә беренче урынга чыккан

25 октябрь 2016, 12:50

Хәзерге вакытта республикада 1182 гаилә фермасы бар.

(Казан, 25 октябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Гаилә фермалары саны буенча республика Россиядә беренче урында. Хәзерге вакытта аларның саны 1182га җиткән. Якын арада 141 гаилә фермасы сафка басачак. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советының бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышында республиканың икътисад министры урынбасары Олег Палевин хәбәр итте.

Министр урынбасары билгеләп үткәнчә, Татарстанда җитештерелә торган авыл хуҗалыгы продукциясенең 46,2 проценты шәхси ярдәмчел хуҗалыкларга туры килә. Бу – 100 млрд сум.

Быел республиканың авыл хуҗалыгы өлкәсендә продукция күләме 230 млрд сумга кадәр җитәр дип көтелә. Узган ел белән чагыштырганда, ул 3,2 процентка күбрәк. Беренче чиратта, бу бөртекле культураларны былтыргыга караганда, 1,4 тапкырга күбрәк җыеп алу белән бәйле. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә үсеш алдагы елларда 101,9 процентка артыр дип фаразлана.

Олег Палевин сүзләренчә, алдагы елда авыл хуҗалыгы продукцияләрен эшкәртү 104,3 процентка җитәчәк. Бу мал сую һәм ит эшкәртү цехлары төзү хисабына башкарылачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10