ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Татарстанның иң билгеле вузларының берсенә - Казан дәүләт педагогика институтына 140 ел

24 октябрь 2016, 18:08

Пединститутта татар факультеты Казан дәүләт университетыныкыннан ярты гасыр алдарак эшли башлый.

(Казан, 24 октябрь, “Татар-информ”, Гөлүзә Гыймадиева). Бүген Татарстанның иң билгеле уку йортларының берсенә - озак еллар Казан дәүләт педагогика институты атамасы белән билгеле, хәзерге көндә КФУның бер өлеше, Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты уку йортының барлыкка килүенә 140 ел булды.

Ул Укытучылар институты буларак 1876 елның 24 октябрендә Император Алесандр II фәрманы буенча булдырыла. Бу Россия Империясендә өченче Укытучылар институты (беренче икесе - Санкт-Петербургта һәм Мәскәүдә). 

Казан укытучылар мәктәбе оештырылганнан соң берничә кат исемен, бинасын алмаштыра.

1918 елда ул Казан педагогия институтына әйләнә. 1919 елда институтка Казан университетының тарих-филология, физика-математика факультутлары, Казан югары хатын-кыз курслары, Казан укытучылар семинариясе, халык укытучылары мәктәбе кушылып, ул Халык мәгарифе югары институты дип атап йөртелә башлый. 1921 елда кабат Казан пединститутына әйләнә. 1929 елда - Көнчыгыш педагогия институты. 1931 елдан - Татар педагогия институты, 1934 елдан - Казан дәүләт педагогия институты. 2009 елда (2005 елдан Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты) ТДГПУны Казан (Идел буе) федераль университетының бер өлешенә әйләндерү карары кабул ителә. 2011 елның 1 сентябрендә Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты реорганизацияләү нәтиҗәсендә аерым университет буларак яшәүдән туктый. ТДГПУ студентларының барысы да КФУ составына кабул ителә.

Уку йорты белән идарә итүгә татар милләтеннән булган кешеләр 1919 елда гына җәлеп ителә - югары уку йортының җитәкчелеге буенча комиссия составына Г.Гобәйдуллин кертелә. 

Элеккеге университетының үткәне һәм бүгенгесе белән бәйле әһәмиятле мәсьәләләр турында педагогика университетының элекке ректорлары - филология фәннәре докторы, профессор Мирфатыйх Зәкиев һәм  филология фәннәре докторы, профессор Рүзәл Йосыпов сөйләде. 

 Татарлар өчен ачылмаса да, татарлар өчен эшләгән уку йорты

"Аны, әлбәттә, татарлар өчен генә дип ачмаганнар. Ул Идел буен, Себердән алып Әстерханга кадәр регионнарны укытучылар белән тәэмин итү өчен ачылган була. Анда революциягә кадәр дә күпмедер татарлар кереп укыган, ләкин революциядән соң гына татар факультетлары махсус ачыла. Казан дәүләт педагогика университеты бер татар өчен генә түгел, ә бөтен Идел буенда яшәгән башка халыклар өчен әһәмиятле. Анда чуваш, удмурт, мари бүлекләре булган. Үзләрендә мөстәкыйль педагогика институты булмау сәбәпле, монда Казахстаннан ук килеп укыганнар. Соңрак аларда автоном педагогика институтларын ачу өчен Казан дәүләт педагогика университеты нигез хезмәтен үтәгән", - дип сөйләде   Рүзәл Йосыпов.

Ул педагогика университетының татар өчен әһәмияте егерменче еллардан ачылган татар факультетын булдыруда дип белдерде. Ул укытучылар гына түгел, ә мәдәният хезмәткәрләре әзерләү өчен дә җавап биргән. Сиксәненче елларга кадәр барлык әдипләр шушында укып чыкканнар. Мәсәлән, Сибгат Хәким, Гомәр Бәширов, Ринат Харис һ.б.

Чагыштыру өчен - Казан дәүләт университетында татар факультеты җитмешенче елларда гына ачылган.

Рүзәл Йосыпов әйтүенчә, татар теле, әдәбияты бүлегенә Казан дәүләт университетына 100 кеше, ә педагогия университетына 125 кеше ала торган булганнар. Бу бергә 225 студент дигән сүз. "Без педагогика институтында барлык фәннәрдән дә татарча укыта ала торган укытучылар әзерли идек. 1-2 курсларда татар мәктәпләрен бетергән абитуриентлар җайлы керә алсын өчен башта татар теленнән имтихан ала идек. Аннан соң бөтен фәннәрне (математика, биология, физика, тарих һ.б.) дә татарча укыта идек. 4-5 курсларда алар русча укуга күчәләр иде. Шулай итеп, без татар һәм рус мәктәпләрендә иркен эшли ала торган белгечләр әзерли идек", - диде Рүзәл Йосыпов.

 

“Университетка 100 ел булганда мин аның ректоры идем”

1967-1986 елларда Казан дәүләт педагогика институты ректоры, танылган филолог-галим, филология фәннәре докторы, профессор Мирфатыйх Зәкиев университетның үткәне һәм бүгенге көн мәсьәләләренә кагылышлы фикерләре белән уртаклашты. Ул, ректор буларак, 1976 елда университетның 100 еллыгын бәйрәм итүне оештыручыларның берсе. 

Мирфатыйх Зәкиев педагогика университетының әһәмиятен укытучыларның һәм укытучылар укыткан укытучыларның язмышына кагыла торган көчле институт дип билгеләде. “Мин ул педагогия институты дип аталганда, 19 ел ректор булдым һәм шунда безнең төп бурыч авыл мәктәпләре өчен укытучылар әзерләү иде”, - диде ул.

Ул ректор булып хезмәт иткән дәвердә генә Казан дәүләт педагогия университеты (ред. ул вакытта институт) авыл мәктәпләренә укытучылар әзерләү буенча, РСФСР күләмендә ике мәртәбә һәм СССР күләмендә беренче урынны алган. “Соңыннан безнең университет тәҗрибәсен Евросоюз күләменә тәкъдим иттеләр һәм мин Югославиядә укытучылар әзерләүгә багышланган конференциясендә доклад та сөйләдем”, - дип искә алды Мирфатыйх Зәкиев.

2011 елда Казан дәүләт педагогия университеты (2005 елда аңа Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты исеме бирелә) реорганизацияләнде. Бу үз чиратында, университетның төп эшчәлегенә дә үзгәрешләр китергән. “Соңгы елларда педагогия университеты эшләп килгәндә укытучылар кытлыгы Татарстанда (авыл мәктәпләреннән кала) сизелми иде. Университет белән кушкач, мин элекке тәҗрибәм буенча сораштырып-сораштырып торам, укытучылар хәзер шактый күп җитми икән”, - диде Мирфатыйх Зәкиев.

Аның фикеренчә, укытучылар җитмәү – ул мәктәпләрдә балаларны тиешле дәрәҗәдә тәбияли алмау дигән сүз. “Менә шул яктан педагогия университетының безнең тормыш өчен әһәмияте бик зур”, - диде ул.

“Аерым педагогика институты ачырга туры килмәсме икән?”

Күренекле филолог-галим педагогика университетын Казан (Идел буе) федераль университетының бер өлеше итәргә карар кабул ителгәч, Мирфатыйх Зәкиев яңадан аерым педагогия университеты ачасы булмасмы икән дип мәкалә язып чыккан. Бу мәкаләсендә ул Башкорстанның шундый ук тәҗрибәсе булуына таянган. “1957 елда Октябрь революциясенең 40 еллыгында. Мине педагогия институтларыннан университет эшләп тәмамлагач, Башкорстанга лекция укырга чакырдылар. 9 елдан соң башкортлар яңадан педагогия университетын ачырга булдылар, чөнки җитәрлек күләмдә укытучылар чыкмады һәм Башкортстан укытучыларсыз калды”, - диде ул.

Мирфатыйх Зәкиев әйтүенчә, педагогика институты хәзер Уфада Башкорстан педагогика университетына әйләндерелгән һәм  үз регионында бик алдынгы булып санала. “Андагы ректор белән мин таныш. Аның әйтүенә караганда, югары уку йорты шушы регионда (Татарстан, Урта Идел тирәсендәге башка республикалар) бердәнбер педагогия университеты булып калган. Бездә дә ул бетте инде”, - дип белдерде ул.

Хәзерге вакытта КФУ составындагы Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында укытучыларның белем күтәрү курслары эшләп килә.

“Бездә укытучылар әзерләү проблемасы бар. Яңа укытучылар җитми. Яңа педагогика университетын ачарга кирәк дигән фикерләр еш яңгырый башлады, ләкин бу без эшли торган эш түгел. Бу фикер генә. Хәзерге вакытта авылга кайтып укытырга теләгәннәр махсус монда килеп, укып, кире үзләренең авылларына кайтып практика үтәләр, шунда белемнәрен ныгыталар. Чын мәгънәсендә авыл мәктәләре укытучылары булып чыгалар. Менә шул җитешми хәзер. Университетта белем бирү бар, академик белем көчле, ләкин мәктәп белән бәйләнеш, мәктәп белән бергәләп укытучы тәрбияләү практикасы юк”, - дип саный Мирфатыйх Зәкиев.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10