ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Аграр министрлык призына көрәш ярышында Теләче районы дүртенче тапкыр җиңүче булды

24 октябрь 2016, 16:46

Биектау, Зәй, Балтач һәм Мамадыш кебек көчле командаларны теләчеләр артта калдырды.

 (Теләче, 24 октябрь, “Татар-информ”, “Теләче”, Фәнил Нигъмәтҗанов). ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына ике дистәләп ел рәттән үткәрелеп килгән татарча көрәш ярышында Теләче районы егетләре дүртенче тапкыр җиңүче булды. Әлеге уңышка егетләребез Биектау, Зәй, Балтач һәм Мамадыш кебек көчле командаларны икенче, өченче, дүртенче һәм бишенче урыннарга калдырып иреште, дип язды бүген tulachi.ru сайты.

 

 

21-22 октябрь көннәрендә Казанның “Ак барс” көрәш сараенда барган бәйгедә, һәр елдагыча, Теләче төбәгеннән ике команда - “Теләче -1” һәм “Теләче Агро” батырлары көрәште. Беренчелеккә ирешкән төп команда составында 70 килограммга кадәр авырлыклардан бил алышкан Азат Нурмөхәммәтов 3 нче, 80 килограммга кадәргеләрдән Илдар Гыйниятуллин 2 нче, 100 килограммга кадәр авырлыкта көч сынашкан Муса Галләмов 1 нче, 130 килограммнан югары авырлык категориясендә Рамил Корбанов 3 нче урынга лаек булдылар. Әлбәттә, ике көн дәвамында көрәшеп, призлы урынга чыга алмасалар да, ике, өч әйләнеш узып, дүртенче, бишенче һәм алтынчы урыннарны яулап, җыелма команадага алтынга тиң очколар китергән көрәшчеләребезнең дә әлеге җиңүдә өлеше бәһасез, дип бәяләгән район басмасы аларның һәркайсын атый: Фирзәр Гыйниятуллин, бертуган Илдар һәм Раил Мараковлар. Моннан тыш, Булат Шәрипов, Ранис Галимуллин, Сәйдәш Бәдриев, Рамил Мөхәммәтов кебек яшь көрәшчеләребез белән беррәттән, тәҗрибәле көрәшчеләр бертуганнар Тәфкил белән Азат Шәйхетдинов һәм Зөлфәт Ибраһимовтан торган “Теләче Агро” командасы көрәшчеләре дә лаеклы чыгыш ясады, алар гомумкоманда беренчелегендә 13 нче урынга чыкты.

 

 

Мәртәбәле бәйгедә Теләче көршчеләренең җиңү яулавы ул тренерлар Рафис Мөбарәкшин белән Айрат Зиябиевның да, хөкемдар Алмаз Сафинның да һәм командаларны бергә туплап, җиңүләргә рухландыручы җитәкче, муниципаль район башлыгы урынбасары Айрат Фәтхуллинның да зур җиңүе. Бу җиңү районыбызның яңадан торгызылуына 25 ел тулу тантаналарына чын мәгънәсендә зур бүләк булды, дип шатлык уртаклаша район газетасы.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10