ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Әңгәмә

Искәндәр Гыйләҗев: "Казан ханлыгын яулап алу зур фаҗига, әмма елап утырудан ни файда?"

24 октябрь 2016, 15:59

Тарих фәннәре докторы фикеренчә, халык тарихны белергә тиеш, әмма бу ызгышка китереп чыгармас өчен, хискә бирелергә ярамый.

(Казан, 24 октябрь, “Татар-информ”, Рәмис Латыйпов, Гөлүзә Гыймадиева). Казан федераль (Идел буе) университеты профессоры, тарих фәннәре докторы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев “Татар-информ” агентлыгына биргән интервьюсында халыклар арасында ызгыш килеп чыкмас өчен Казанны яулап алу турында ничек сөйләргә кирәклеге, ни өчен Казан ханлыгы яулап алынганы, Хәтер көнен хәзерге формада үткәрүгә мөнәсәбәте, шәһәрдә татар телен саклап калу ысуллары турында сөйләде.

“Без тарихны бизәргә яратабыз”

- Искәндәр Аязович, халык үзенең тарихын белергә тиеш дип әйтәләр. Сез ничек уйлыйсыз?

- Соң бу бит инде аксиома. Халык тарихын белергә тиеш, ләкин ни өчен белергә тиеш? Менә бу сорау һәрвакытта да актуаль булып кала. Чөнки (мин бу мәсьәләгә соңгы вакытта бигрәк тә игътибар итәм) без тарихка дөрес карамыйбыз шикелле. Мин безнең татарны гына түгел, ә бөтен безнең заман кешеләрен әйтәм.

Тарихны бәяләгән вакытта безнең төп хата – без тарихта бары тик теләгәнне генә күрәбез. Бары тик безгә ошаган нәрсәне генә эзлибез. Без тарихны бизәргә яратабыз. Бу, бәлки, кешенең табигатенә туры киләдер, ләкин бу хата, чөнки тарихны үзгәртеп, тарихка кире кайтып булмый. Тарихның шундый бер матур һәм катлаулы ягы бар - тарихны кабатлап булмый. Кызганычка каршы, без тарихта бары тик аерым-аерым сюжетлар, вакыйгалар, шәхесләрне генә күрергә тырышабыз. Тарихны, булган хәлне ничек булган - бөтен уңай, тискәре якларын бәяләү, аны төрле төстә күрү безнең матур бер максат булып кала бирә.

“Һәр дәүләт тарихын үзенчә яза”

- Күрше халыкларны алсак, алар арасында һәрвакытта да бик күп сугышлар, ызгышлар булган. Немец белән француз, француз белән испан сугышкан. Без бер яктан тарихны белергә тиеш, әмма без тарихны хәзер өйрәнә башлыйбыз икән, ул сәясиләштерелә һәм ниндидер ызгышка китерергә мөмкин. Ничек итеп менә шушыннан котылырга була?

- Михаил Покровский дигән рус тарихчысының бер сүзе бар, бәлки ул башка сәясәтченең сүзен кабатлагандыр. “История – это политика перевернутая в прошлое”. Ягъни мәсәлән, һәрбер дәүләт тарихын үзенчә яңадан яза башлый. Монда шундый каршылык килеп туа. Бер яктан монда бөтен нәрсәне күрергә, белергә кирәк. Икенче яктан, ул ниндидер низагларга китерергә мөмкин. Монда чын мәгънәсендә җәмгыятьнең әзерлеге сорала. Кешеләр тарихта булган хәлләрне бөтен яктан карап, бөтен төсләре белән кабул итәргә әзерме? Шуңа күрә монда күп кенә әйберләр тарихчыларның профессиональ әзерлекләреннән тора.

Казан ханлыгының яулап алынуы зур югалту, әмма елап утырудан ни мәгънә?

- Шушы күзлектән чыгып караганда, Казан ханлыгы яулап алыну халыкка ничек сөйләнергә тиеш?

- Беренчедән, артык хисләргә бирелергә ярамый. Без шушы вакыйга турында уйланган вакытта бик еш артык күп, образлы әйткәндә, елыйбыз. Артык күп сыкранабыз. Менә без дәүләтчелекне югалттык, менә безнең шундый зур дәүләт булган иде... Ләкин, икенче яктан караганда, мин без аек акыл белән эш итәргә тиеш дип саныйм.

Уйлап карасаң, Мәскәү белән Казан арасында низаг, каршылык табигый конфликт. Татарлар өчен кызганычка каршы, бу конфликтта Мәскәү өстенлек ала. Дөресен генә әйткәндә, мин бу ике дәүләт арасындагы көрәшне Алтын Урданың сәяси мирасы өчен көрәш дип саныйм. Әлбәттә, татар халкы өчен бу зур фаҗига һәм зур югалту, ләкин бит татар югалып калмаган. Татар барыбер үз урынын тапкан. Шушы фаҗигадан соң 100-150 ел дәвамында ул шок хәлендә яшәгән, ләкин тора-бара рус дәүләтендә үз урынын тапкан. Интеграция дигән нәрсә булган һәм татар шушы дәүләттәге тормышка кереп киткән, үз урынын тапкан һәм шул дәүләтнең төзелешендә бик зур роль уйнаган. Анысын да онытырга ярамый.

Без бүген Казан ханлыгын югалттык дип ни өчендер елап утырабыз, ә аннан соң булган хәлләрне, шушы дәүләт үсешенә керткән ролен искә алмыйбыз. Берьяклы гына күрсәтергә ярамый. Казан ханлыгы бетүен ничектер берьяклы гына карыйбыз. Минемчә, аны төрле яктан бәяләп карарга мөмкин. Бу зур фаҗига, бу зур югалту, ләкин аннан соңгы хәлләрне дә карарга кирәк. Моннан 450 ел элек булган хәлләрне бәяләп, бүген елап утырудан ни файда бар? Бәлки безгә тарихбызны пропогандалауга, балаларны татар рухында тәрбияләүгә, икетеллелек мәсьәләсенә кире кайтырга кирәктер? Безнең проблемалар җитәрлек. Һаман да без бөек халык, безнең бөек ханлыгыбыз булган, без дәүләтчелегебезне югалтканбыз, руслар безнең дәүләтебезне юкка чыгарган дип елап утырудан ни файда?

“Хәтер көнендә хис артык күп”

- Бүгенге формада үтә торган Хәтер көненә сезнең мөнәсәбәтегез нинди?

- Беләсезме, мин аный нәрсәләргә бик нормаль карыйм. Хәтер көне, минемчә, нормаль бер вакыйга. Без, һичшиксез, аны онытырга тиеш түгел. Без, һичшиксез, үзебезнең тарихыбызда булган фаҗигале борылышларны да бүген дә белергә, аның турында уйланырга тиеш, ләкин бу үзенә күрә абсолют булырга тиеш түгел.

Минемчә, кайвакыт ул чараларада хис артык күп. Анысы да аңлашыла инде. Анда хисле кешеләр, язучылар, шагыйрьләр очраша, ләкин ул конструктивмы? Андый чаралар кирәк, ләкин бүгенге көн турында уйланырга кирәк. Бүгенге балалар турында уйланырга кирәк. Бүгенге балалар турында, киләчәк турында, татарның язмышы, хәзерге көндәге хәле турында уйланырга кирәк.

“Татар элек тә, бүген дә үзара сугышып ята”

- Казан ханлыгын яулап алу турында сүз барганда без Явыз Иванны гаеплибез. Бу дөресме? Бөтен хаталарда да дошман якны гаепләү дөресме?

- Минем уйлавымча, менә бу ике күрше дәүләт икесе дә нигездә Алтын Урда дәүләтенең сәяси традициясенең дәвамы. Казан ханлыгында Чыңгызлар династиясе утыра. Мәскәү дә шушы тарихи шартларда тәрбияләнгән династия. Алар шушы сәяси уеннның төп уенчылары. Шушы ике дәүләт үзара мирас өчен көрәшәләр. Әлбәттә, үтерешләр, дәүләт җимерелү булса, кемдер гаепле.
Монда бит татарның үзенең дә бердәм булмавы онытылырга тиеш түгел. Татар бердәм булганмы? Татар элек тә, бүген дә үзара сугышып ята. Безнең чит илдә 100 татар эмиграциядә яши икән, шунда 2-3 оешма оештыралар да, алар үзара сугышып ята. Бу безнең табигатебездә түгелме икән?

Явыз Иван, әлбәттә, вәхши кеше, ләкин ул замана вәкиле. Әлбәттә, ул кан коючы кеше. Әлбәттә, ул чын мәгънәсендә юлбасар, ләкин бит заманы шундый булган. Әлбәттә, ул психик яктан сәламәт түгел. Ләкин бөтен нәрсәне дә аңа гына бөтен нәрсәне калдыру дөрес булмас. Ә безнекеләр нәрсә уйлап яткан? Бәлки, безнең Казан ханнарына сәясәтне алга карабрак алып барырга кирәк булгандыр? Бәлки халыкара берләшүләр кирәк булгандыр? Мин монда беркемне дә өйрәтеп утыра алмыйм. Тарих ничек булган, шулай булган. Бу буш сүз генә, ләкин уйлап карасаң, монда безнең үзебезнең дә гаеп җитәрлек.

“Бүген татарның ни хәлдә икәнен тарихны өйрәнеп кенә бәяләп була”

- Явыз Иван булмаса, Казах ханлыгы тарихы барыбер шулай тәмамланыр идеме?

- Алай дип әйтергә ярамый. Әгәр дә Явыз Иван булмаса, әгәр дә Ленин булмаса, әгәр дә Сталин булмаса. Алай әйтергә ярамый. Тарихны ничек булган, шулай бәяләргә кирәк. Без тарихта бөтен булган нәрсәне аек акыл белән бәяләргә тиеш. Шушы тарихны белеп кенә, без үзебезнең хәзерге көндәге урыныбызны билгели алабыз. Шушы тарихны белеп кенә аннан нинди дә булса гыйбрәтле нәтиҗәләр, ниндидер анализлар ясап, без бары тик бүгеге көнебезне аңлый алабыз. Бүген татарның нинди хәлдә икәнлеген бары тик тарихны белеп кенә өйрәнә алабыз.

“Бер теллелеккә караганда ике тел белү күбрәк файда китерә”

- Ничек итеп шәһәрдә яшәп телне саклап калырга һәм милләткә хезмәт итәргә? Сез ничек уйлыйсыз, моның төп рецепты нинди?

- Монда бары тик кешенең үзеннән генә тора. Кеше мәсьәләгә, телгә ничек карый.

Безнең өйдә татарча сөйләшәләр иде. Алтмышынчы елларда, мин кечкенә чакта минем янәшәдә татарча сөйләшүче татар балалары сирәк очрый иде. Безнең әби бар иде. Әти-әнинең позициясе шундый булган. Без шулай тәрбияләнгән.
Мин үземне хәзер бик бәхетле кеше дип саныйм, чөнки татарчам да бар, русчам да бар. Минем бер нәрсәгә игътибар итәсем килә. Без икетеллелек турында сөйләгәндә, һаман татар теле кирәкме, кирәк түгелме дигән сорау куябыз. Без ни өчендер кешегә ике тел белүнең байлык икәнлеген әйтмибез. Бер теллелеккә караганда ике тел белү кешегә күбрәк файда китерә. Безгә татар телен өйрәнергә кирәк, аны гаилә өйрәтергә тиеш дип әйтәбез, ә нишләптер безнең дәүләт күләмендә шундый пропаганда җитеп бетми дип саныйм мин. Икетеллелек – ул байлык.

- Хәзер БДИ русча, мохит русча булу сәбәпле, бала мәктәпкә китүгә автомат рәвештә русчага күчә дигән фикер киң таралган.

- Монда бары тик кешенең үзеннән генә тора. Кешенең ихтыярыннан, кешенең көченнән, теләгеннән тора. Дәүләт үзенчә шартлар тудыра ала һәм тудырырга тиеш. Ләкин кешенең аңын үзгәрмичә, ниндидер ориентир бирмичә барыбер булмый. Кеше үзе сайларга тиеш. Әзер рецепт юк. Минемчә, бу бик тирән, индивидуаль нәрсә.

“Татар табигате: бер-беребезне мактыйбыз да, башкалар янында эт итеп сүгәбез”

- Сез татарда бердәмлек юк дип әйттегез. Ул булсын өчен нишләргә кирәк?

- Татарның табигатен үзгәртергә кирәк. Анысы кыен нәрсә. Монда психологик үзаң дигән нәрсә бар. Русча - “психологическое сознание”. Кызганычка каршы, бу татарның канында. Менә типик ситуация. Без бер-беребезне мактыйбыз-мактыйбыз да, икенче кешеләр белән очрашуга ул кешеләрне эт итеп сүгәбез. Бу бөтен даирәләрдә, бөтен җирдә бар. Ул авылда, шәһәрдә, язучылар, галимнәр арасында шулай. Бу табигать.
Монда бары тик белем ярдәм итә ала. Менә без үзебезнең юлыбыз, үзебезнең тарихыбыз, анда булган хаталарыбызны барлагач кына әкренләп-әкренләп нормаль хәлгә килә алырбыз.

“Татарның чишмә башы авыл дию дөрес фикер һәм коточкыч зур хата”

- Татарның чишмә башы авыл дип әйтәләр, сез моның белән килешәсезме?

- Бу бер яктан дөрес фикер, ләкин икенче яктан бу коточкыч зур хата, чөнки бүген шәһәрдә кем яши? Күпчелегеә кичә авылда яшәгән кеше. Нигездә, авылдан күчеп килгән кешеләр. Әгәр алар барысы да шундый татар җанлы булсалар, алар телне шәһәрдә дә саклаган булырлар иде. Ни өчен татар авылы татарча сөйләшә? Чөнки ул башка телне белми. Менә без бу моментларны онытырга тиеш түгел. Әгәр дә татар кешесе шәһәргә килеп, татар телен сакласа, без авыл татар телен саклый дип әйтер идек. Минемчә, авыл татар телен хәзер автоматик рәвештә саклый. Мин бу нәрсәгә шактый аек карыйм.

- Шушы күренештән котылыр өчен нишләргә кирәк дип уйлыйсыз?

- Авылның интелектуаль дәрәҗәсен үстерергә кирәк. Авылда яшәеш өчен матуррак яхшырак шартлар тудырырга кирәк. Ул вакытта авыл үсәчәк һәм татар телен үстерүгә үз өлешен кертәчәк.
Сез дөрес аңлагыз. Мин авылның бернинди файдасы юк дип әйтмим. Мин үземне авылны бик яратам, чөнки кечкенә чагымда җәйләремне авылда уздыра идем. Авыл халкын бик яратам, чөнки аның матур яклары бик күп. Ләкин бары тик шушы фикергә генә ышанып яшәү дөрес түгел. Монда мәктәпләрне үстерергә кирәк. Интелектуаль яктан халыкны үзгәртә алсак, ул вакытта авылда өмет бар.

Татар – Көнчыгыш һәм Көнбатыш арасында арадашчы булган уникаль халык

- Бездә, татарда күп әйбер икенчел. Бездә ниндидер бер күренеш русча була, аннан соң гына ул татарларда күзәтелә. Нигә шулай?

- Анысын үзгәртеп булмый. Без азчылыкта, руслар күбрәк. Уйлап карасаң, күп нәрсә Европада башлана, аннан соң русларга, аннан соң безгә килә. Ул нормаль, табигый нәрсә. Ул конкрет ситуациядән тора.

- Бездә нәрсәнең тәэсире күбрәк? Көнчыгышмы? Көнбатышмы?

- Безнең татар гомер буе сәүдә яраткан һәм сәүдә өлкәсендә Көнчыгыш белән Көнбатыш арасында арадашчы булган. Ул интелектуаль яктан да шушы позицияда торган. Европа һәм Азиядә татарның уникаль урыны бар. Бер яктан ул Европа, икенче яктан Азия халкы. Бу бүтән бер халыкка да хас булмаган уникаль урын.

Татар шушы фукнциясен бөтен яктан да эләктереп алса яхшы булыр иде. Мин моны безнең Татарстан җитәкчелеге позициясендә бик матур күрәм. Бәлки, безнең җитәкчелек ихтыярсыз бу позицияне алып бара. Бер арадашчы. Без ике арада һәм без теге яктан да алыбыз, бу яктан да алабыз. Һәм татар халкы Көнчыгышта да, Европада да үз халык була ала. Бу уникаль юл һәм аны алып барырга кирәк дип саныйм мин.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10