ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар кызы-2018" республика сайлап алу турының җиңүчесе билгеле
Рөстәм Миңнеханов һәм Джанни Инфантино Казанда Испания - Иран матчын карый
Иртәгә Казанда яңгыр һәм көчле җил көтелә
2018 елгы Дөнья чемпионаты көннәрендә шәһәр яны поездларының маршруты үзгәрә
20 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Дин

Кырым мөфтияте хәләл ризыкларда дуңгыз ите табылу фактларын ачыклаган

24 октябрь 2016, 09:09

Мөфтият хәбәренә караганда, ялган хәләл продукция РФ материк өлешеннән кертелә.

(Казан, 24 октябрь, "Татар-информ"). Кырым Диния нәзарәте Роспотребнадзорга хәләл дип сатылучы кайбер ит ризыкларының ялган булуы турында шикаять җиткергән. Продукция тиешле сертификатларсыз сатыла, аның составында дуңгыз ите бар, дип хәбәр итә Диния нәзарәте.

"Шикаять кайбер кибетләрдә "Хәләл" билгесе булган ит полуфабрикатларының сатылу фактлары буенча язылган. Моннан тыш, "хәләл" дип казылыклар, пилмәннәр, пешкән ит сатылган, аларның тиешле сертификатлары юк, алар шәригать кануннарын бозып җитештерелгән", - диелә хәбәрдә.

Мөфтият Роспотребнадзорга шикаять язып, аның әлеге ризыкларны җитештерүчеләргә карата чаралар күрүен таләп итә.

Кырым Диния нәзарәте мөселманнарны хәләл ризык сатып алганда игътибарлы булырга өнди. Ризыкларның составын җентекләп тикшерергә һәм Кырым диния нәзарәтенең "Хәләл" логотибы булган ризыкларны гына алыга киңәш итә. Мөфтият хәбәренә караганда, ялган хәләл продукция РФ материк өлешеннән кертелә. 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10