ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Россиянең иң яхшы 500 терапевтының 19ы Татарстанда эшли

24 октябрь 2016, 17:02

Рейтинг Икътисад югары мәктәбе белән Сәламәтлек саклауны һәм мәгълүматлаштыруны оештыру институты тарафыннан әзерләнгән.

(Азнакай, 24 октябрь, “Татар-информ”, “Маяк”, Лиза Нурлыева). Россиядә беренче тапкыр ил буенча терапевтлар рейтингы төзелгән. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында шул чара турында бирелгән мәгълүмат буенча, участок терапевтлары, беренчел медицина-санитария ярдәме күрсәтүче гомумпрактика табибларыннан конкурста катнашуга 46 мең 665 гариза кабул ителгән, аларның 37 мең 607се генә рейтингка сайлап алынган.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы бу хакта "Татар-информ" агентлыгына сылтама белән табиб-терапевтлар топ-500енә кергән Татарстанның 19 белгече Яр Чаллы, Әмәт, Түбән Кама, Арча, Казан һәм Азнакай медицина хезмәткәрләре булуына игътибарны юнәлтте. 

Илнең иң яхшы табибларын барлау рейтингы турында әлеге рейтингны "Интерфакс"ның Мәскәүдәге төп офисында тәкъдим итү чарасында Россия вице-премьеры Ольга Голодец, ул бәйсез, ягъни бәяләмә объектив күрсәткечләргә генә нигезләнгән, дип белдергән. Ә Россия сәламәтлек саклау министры Вероника Свкорцова рейтинг төзегәндә конкурсантларга беркетелгән участокларда үлем-китемнәр, сырхауханәгә озатылганнар саны, ашыгыч ярдәм чакыртулар, диспансеризация үтүчеләр саны кебек эштәге мөһим күрсәткечләр исәпкә алынганлыгын белдергән. Рейтинг исә Икътисад югары мәктәбе белән Сәламәтлек саклауны һәм мәгълүматлаштыруны оештыру институты тарафыннан әзерләнгән. Икътисад югары мәктәбе ректоры Ярослав Кузьминов ачыклык кертеп раслаганча, Россия топ-500енә илнең 69 төбәге табиблары катнашкан, нәтиҗәдә, Краснодар краеның 27 вәкиле илдә иң шәп табиб буларак танылган – бу төбәкләр арасында иң күбе, Кемерово өлкәсенең – 23, Ростов өлкәсенең – 22, Мәскәүнең – 24, Мәскәү өлкәсенең – 21, Татарстанның – 19.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10