ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад, Авыл

Сабалылар авыл хуҗалыгы өчен зур грант отты

23 октябрь 2016, 07:41

Лизингка җиһазлар алу чыгымнарын субсидияләү буенча конкурскомиссиясе үткәргән утырыш беркетмәсендә төгәл саннар чагылдырылган.

(Саба районы, 23 октябрь, “Татар-информ”, “Саба таңнары”). Татарстан Республикасы Икътисад  министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган "Лизинг-грант" программасы сәнәгать тармагын үстерүгә быел да зур өлеш кертте. Саба районы кече һәм урта эшмәкәрләре дә әлеге кайгыртучанлыктан читтә калмады. Лизингка җиһазлар алу чыгымнарын субсидияләү буенча конкурс комиссиясе үткәргән утырыш беркетмәсеннән күренгәнчә, районнан гариза бирүчеләрнең 10сы грант отуга иреште. Гомуми субсидия күләме 9 миллион 699 мең сум тәшкил итә. Шулай итеп, республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы булышлыгы белән гаилә фермалары төзергә хөкүмәт ярдәме алган 4 крестьян-фермер хуҗалыгы лизингка каралган техника, җиһазлар белән җитештерү эшчәнлекләрен тагын да яхшырту мөмкинлегенә ия булдылар, дип хәбәр итте “Саба таңнары” газетасы.

Җиләк-җимеш үстерү, ат үрчетү, күркә үстерү белән шөгыльләнүче гаилә фермалары базалары 2 "МТЗ-82" тракторы, йөк ташу машинасы, инкубатор, катнаш азык җитештерү линиясе белән тулыланачак. "Инде барлык процедураларны да үттек. Лизинг компаниясе һәм Финанс министрлыгы белән төзелгән өч яклы килешү нигезендә җиһазлар кайта башларга тиеш. Ноябрь ахырларында - декабрь башларында линияне монтажларбыз дип торабыз. Киләсе ел сезонына күркә инкубаторы бәбиләр чыгарырга әзер булачак",- ди Сабада әлеге кошларны үстерү гаилә фермасы төзегән Радик Халиков. Шулай ук "Лизинг-грант" программасы нигезендә районда ит эшкәртү, казылык җитештерү цехы (мини-завод) төзү, резин брусчаткалар һәм плиткалар эшләп чыгару, полимер гранулалар, тимер-бетон эшләнмәләр ясау өчен грант отучыларга да җиһазлар алуга субсидия бирелде, диелә язмада.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10