ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Кырымда Татарстан Милли музее фонды күргәзмәсе ачыла

22 октябрь 2016, 15:09

Экспозициядә милли киемнәр, интерьер, савыт-саба, бизәнү әйберләре, шамаилләр тәкъдим ителәчәк.

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ»). Кырым этнографик музеенда Татарстан Республикасы Милли музее фонды күргәзмәсе ачыла. Бу хакта Кырым Республикасы мәдәният министры Арина Новосельская хәбәр итте.

Күргәзмәнең темасы - "Казан татарларының декоратив-гамәли сәнгате: тарих һәм хәзерге заман".

"Тарихи һәм заманча сәнгать үрнәкләре татар милли сәнгатенең эстетик үзенчәлеген, халыклар кәсепләре традицияләренең буыннан-буынга күчүен күрсәтәчәк", - дип сөйләде министр.

Күргәзмәне оештыручылар сүзләренчә, биредә интерьер әйберләре, милли костюмнар, татар хатын-кызы киемнәре, үзенчәлекле аяк киемнәре, баш киемнәре, чигү үрнәкләре, күн мозаика, савыт-саба, самавыр, көмеш һәм алтын бизәнү әйберләре һәм шамаилләр тәкъдим ителәчәк.

Күргәзмә Симферопольдә 24 декабрьгә кадәр эшләячәк.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10