ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

2018 елдагы Футбол буенча дөнья чемпионатының талисманы бүре булачак

22 октябрь 2016, 07:44

Бүрегә "Забивака" кушаматы бирелгән.

(Казан, 22 октябрь, "Татар-информ"). 2018 елда Россиядә үтәчәк футбол буенча дөнья чемпионатының символ-талисманы бүре булачак. Бу хакта Беренче каналдагы "Вечерний Ургант" тапшыруында рәсми рәвештә игълан ителде дип яза INTERFAX .

Талисман ФИФА сайтында тавыш бирү юлы белән сайланган, анда миллионнан артык кеше катнашкан. Сайтта бүредән тыш юлбарус, мәче өчен дә тавыш бирергә була иде.

Вице-премьер, Россия футбол союзы башлыгы Виталий Мутко, нәтиҗәләрне игълан итәр алдыннан, үзенә өч кандидатның да ошавын әйтте һәм талисманның илне алга этәрү өчен әһәмиятен белдерде. "Билгеле - бу тарих та", - диде Мутко.

Талисманның исеме нинди булачак дигән сорауга Мутко: "Забивака", - дип җавап биргән.

Футбол буенча 21нче дөнья чемпионаты 14 июньнән 15 июльгә кадәр уза. Уеннар Россиянең 11 шәһәрендәге стадионнарда, шул исәптән, Казанда да үткәреләчәк. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10