ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад, Фән һәм мәгариф

Әлкинең Иске Матак мәктәбе хуҗалыгы яшелчә бакчалы мини-ферманы хәтерләтә

20 октябрь 2016, 06:17

Районда бюджет өстәмә 37 млн сумнан артык керем алу өчен тырышалар.

(Әлки, 20 октябрь, “Татар-информ”, “Әлки хәбәрләре”). Үзләренең турыдан-туры вазыйфаларын үтәүдән тыш, бюджет оешмалары өстәмә акча эшләп алу өчен бюджеттан тыш эшчәнлек белән дә шөгыльләнәләр. Аларга ел саен керемнәре буенча план да җиткерелә. Район башкарма комитеты утырышында шушы планның үтәлеше каралды, диелә “Әлки хәбәрләре” газетасында.



Өстәмә керем планнары төрлечә үтәлә

Мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният учреждениеләре – мәктәпләр, лагерь, балалар иҗаты йорты һәм спорт мәктәбе, клублар, кино учреждениесе, музейлар, китапханәләр, ветеринария берләшмәсе, “Әлки урманы” районның бюджет учреждениеләрен тәшкил итә. Барысы бергәләп быел бюджеттан тыш 37 миллион сумнан артык өстәмә керем алырга тиеш иде. Әмма 9 ай нәтиҗәләре планның әлегә өчтән икесе генә үтәлүен күрсәтә. Моның сәбәпләре төрле, шул исәптән җитештерелгән продукция һәм күрсәтелгән хезмәтләрнең бер өлеше әлегә керемгә язылмаган (мәсәлән, мәктәпләр бакчаларыннан җыеп алынган уңыш).

Бюджеттан тыш эшчәнлекнең иң югары нәтиҗәләре сәламәтлек саклау һәм социаль сәясәтне гамәлгә ашыручы учреждениеләрендә – 94-90 процент. Ветеринарлар да үз планнарын 93 процент итеп үтәгәннәр. “Алинә” спорт комплексының еллык планы бик кечкенә - 9,4 мең сумм гына. Һәм, билгеле инде, ул үтәлеп бетү алдында. Балалар иҗаты йорты коллективы 73 мең сум керем алырга планлаштырган булган. 1 октябрьгә өстәмә белем бирү педагоглары 206 мең сум акча эшләп өлгергән.

Шул ук вакытта кино учреждениесе ел башыннан бирле нибары 20 мең сум (24 процент), “Әлки урман” 11 миллион сум (49,9 процент) өстәмә керем алганнар. Музыка мәктәбе дә план үтәүдән ерак тора, 60,8 процентлы күрсәткеч белән мактана торган түгел шул. Дөрес, ел ахырына кадәр калган вакыт эчендә хәлне төзәтергә өлгерәбез, керемнәр буенча йөкләмәләрне үтәргә тырышачакбыз, диделәр утырышта хисап тоткан җитәкчеләр.

Иске Матак мәктәбе хуҗалыгы яшелчә бакчалы мини-ферманы хәтерләтә

Район мәктәпләре бюджеттан тыш эшчәнлек белән дистә елдан артык шөгыльләнәләр инде. Авырлык белән башланган эшне кемнәрдер аңлап, үзенә йөкләде, кемнәрдер, ачуланмасыннар, дип кенә башкарды. Мәктәпләр арасында аз-маз бакча үстерүче, җәен бераз кош-корт асрап алучылары да, үз территорияләрендә тулы бер мини-ферма тотучылары да бар. Иске Матак мәктәбен соңгылар рәтенә кертергә кирәк. “Безнең төп бурычыбыз – укучыларыбызга төпле белем бирү. Ә мәктәп яны хуҗалыгын, әгәр кирәкми, дисәләр, бүгеннән тарата алабыз. Әмма шунысына иманым камил: көннәрен мәктәп стеналарында үткәрүче балаларны без сыйфатлы ризык белән тукландырырга тиеш. Шуңа тырышабыз да”, – ди шушы мәктәп белән 15 ел инде җитәкчелек итүче Мария Чванова. Ул үзенең хуҗалык эшләре буенча урынбасары Надежда Демидова белән яшелчә саклагычларын, бакчаларын күрсәтә. Подвал этажында элек ашханә булган, хәзер аны бәрәңге, башка яшелчәләр саклауга көйләгәннәр. Биредә берничә айга җитәрлек бәрәңге, сарымсак, 200дән артык 3әр литрлы банкада тозлаган кыяр, помидор саклана. Туңдыргыч сандыкларда - чия, җиләк, карлыган. Аларыннан балаларга компот кайнаталар.

Биредә һава әйләнеше бик әйбәт тәэмин ителә, шуңа да яшелчәләр бозылмый саклана, дип аңлата Мария Николаевна цинкланган калайдан ясалган торбаларга күрсәтеп. Аның урынбасары: “Бәрәңгенең ашый торганы 2 тонна булды, орлыкны аерып куйдык. Базыбызда кишер, бәрәңге, чөгендер саклана, 1-2 көннән кәбестәне җыеп алып төшерәчәкбез. Уку елына мәктәпне яшелчәләр белән тулысынча тәэмин иттек”, - ди.

Мәктәп каршында шактый зур мәйданны бакча җиләгенә биргәннәр. “Беренче тапкыр үз бакчамнан үсентеләр алып килеп утырткан идем, шуннан бирле 2-3 алмаштырдык инде, хәзер берничә сорт җиләк үстерәбез. Быел 15 чиләк җыеп саттык. Балалар туйганчы ашасын өчен аерым түтәлләр тотабыз, җәй көне производство бригадасына йөрүчеләр дә, лагерьда ял итүчеләр дә шунда сыйлана”, – дип, хуҗалыгын күрсәтүне дәвам итте Мария Николаевна.

Мәктәпнең терлек абзарында яңалык бар: 2 көн элек кенә 1 сыерлары бозаулаган. Хәзер мәктәпнең 2 сыеры, үгезе, танасы, 2 бозавы, 2 баш ана дуңгызлары, 9 баш дуңгыз баласы исәпләнә. Шәп бит, нык кына бер хуҗалык кадәр. Терлекләрне Любовь Пеняева карый, сыерларны да ул сава. Сөтне күп бирәләр мәктәп сыерлары, балаларны сөтле ботка белән сыйларга да, хәтта тапшырып акча эшләргә һәм шул акчага конфет-печенье алырга да җитә икән! Ит тә ел әйләнәсе үзләренеке. Җитәрлек печәнебез бар, киң күңелле ярдәмчеләребез дә булыша. Азык кыш чыгарлык, диделәр хуҗабикәләр, печән өемнәренә ишарәләп.

Алар тиресне дә әрәм итмиләр, янәшәдәге бакчага төрттереп, туфракны ашлыйлар. Бер гектарлы мәйданда күп итеп кәбестә үстергәннәр, анысы әле җыелмаган, беренче салкыннарда тәмлерә генә ул, ди участок мөдире Таисия Демидова. Сарымсак әйбәт уңыш биргән, аны өлешчә салатлар ясаганда кулланалар, күпчелеген сатканнар. Инде көзге сарымсак та утыртылган, ә уңышы җыеп алынган мәйданга седерат культура итеп арыш чәчкәннәр. Киләсе елга бирегә кәбестә утыртабыз, ди Таисия Васильевна. Ә директор өстәп куя: “Яшелчәгә көзен бәя әллә ни югары булмаса да, өстәмә акча эшләп алырга була. Мәктәпнең чыгымнары да күп бит. Әйтик, бәйрәмнәр үткәрәбез, ярышлар… Җиңүчеләрне бүләкләмичә булмый. Көзге бал уздырдык, шактый күп бүләк алдык. Бюджеттан тыш эшчәнлектән кергән акчага кухнябыз идәненә плитка җәйдек. Киләсе елга бакча тирәсен тотып булмасмы әле”, - ди.

Акыллы хуҗа бүгенге көн белән генә яшәми ул. Биредә дә киләсе ел өчен суган, кишер, чөгендер кебек яшелчә орлыкларын үзләре өлгертеп, киптереп җыеп куйганнар. Яз башында ук тәрәзә төпләрендә үсентеләр үстерәләр, артыгын саталар да. Биредә һәр тиен, һәр сум исәптә. Шулай булмыйча, бюджеттан акча бик аз бирелә, ә 112 баланы (филиаллар белән) көн дә ашатырга кирәк. База мәктәбендә 85 бала укый, аларның көне кичкә чаклы сузыла, шуңа 2 тапкыр ашаталар үзләрен.

Шулай, мәктәпнең вазыйфасы – укыту. Бакчаны да тәҗрибә участогы кадәр генә тотарга була, терлек асрарга да беркем мәҗбүр итә алмый… Әмма инде бераз тырышсаң, иренмәсәң, бик күп нәрсәне эшләп тә була. Иске Матак мәктәбе үрнәге моны кабат исбатлый. Бакча эшләрендә һәркем катнаша, ә укучылар эшкә өйрәнә, диләр. Димәк, теләгән кеше булдыра. Шул исәптән керем алу планнары да үтәлә. Иң мөһиме – балаларның тамагы тук, ә ризыгы үзләренеке, димәк, сыйфатлы. Бусы инде укучыларның укуда өлгерешендә, физик үсешендә чагылмый калмый.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10