ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл, Татар матбугаты

Быел “Челенджер”да 22 мең центнер ашлык суктырган Зөлфәт турында – “Саба таңнары”

19 октябрь 2016, 15:47

Әтисе салган юлдан читкә тайпылмыйча, туган җир¬дә төпләнеп калган, хезмәттә уңган егет ул язма герое.

(Саба районы, 19 октябрь, “Татар-информ”, “Саба таңнары”, Зәмирә Сәмигуллина). Кыр эшләренең кайсы гына сезонында булмасын, техника янында күрәбез Зөлфәтне. Язын чәчүлек җир әзерли, урак вакытында комбайнга утыра, көзен кабат кырга чыга ул. “Саба” җәмгыятенең тырыш, хезмәт сөючән механизаторы Зөлфәт Мөбарәков, яшь кенә булуына карамастан, тырышлыгы һәм нәтиҗәле хезмәте белән зур ихтирам яуларга өлгергән. Республикада узган “Уңыш-2014” бәйрәмендә дә катнашты ул. Быелгы уракта “Челенджер” комбайнында 22 мең центнердан артык ашлык суктырып, беренчелеккә чыкты. Нәтиҗәле хезмәткә балачактан ук нигез салынган дисәк, ялгыш булмас. Мәктәптә укыганда каникул вакытында абыйсы белән бергәләп колхозда төрле эшләр башкара Зөлфәт. Хәрби бурычын үтәп, ел ярым армиядә хезмәт итеп кайткач, 2009 елда чын-чынлап авыл хуҗалыгы техникасын иярли башлый.

“Зөлфәт ул өч яшьтән минем тракторга утырып йөрде, шуннан техникага һәвәсләнеп китте. Өченче класстан трактор кабинасында үсте. Тракторны ремонтлаганда карап торып серләренә төшенеп калды”, – ди әтисе Илдус абый улы белән горурланып.

Илдус Мөбарәков - 40 елга якын “ДТ-75” тракторын йөрткән, заманында XXI партсъезд исемендәге колхозда, соңрак “Тимершык” хуҗалыгында алдынгылыкны бирми хезмәт куйган механизатор. Авыл хуҗалыгы эшләрен¬нән тыш, элек кышын юлларны кардан арындыру, елгадан вак таш төяү кебек эшләрне дә башкарасы иде, дип сөйли Илдус абый.

Мәктәптә 9 нчы сыйныфны тәмамлауга, Кукмара районы Яниль һөнәр училищесына укырга китүенең хикмәте балачактан күңелгә сеңгән хезмәттә икән егетнең. Әтисе салган юлдан читкә тайпылмыйча, туган җир¬дә төпләнеп калган. “Нива” комбайнында да эшләп алган. Хәзер гектарлаган кырларны куәтле чит ил техникасы белән берүзе эшкәртеп чыгарга мөмкин. Бер сезонда 4 төрле техникада эшли ул. Сезон тәмамлангач та эш бетми: техниканы юып, тәртипләп, кышкы саклау¬га әзерли.

Язгы чәчү, урып-җыю чорында районның сыйфат комиссиясе кыр¬лардагы эш барышы белән таныша. Комиссия әгъзалары Илдус абый кебек өл-кәннәрне зур хөрмәт белән искә ала, яшь механизаторларның хез¬мәтен остазларыныкы белән чагыштыра. Әмма Зөлфәтнең эшендә бервакытта да җитешсезлекләр күзәтелми. Нинди генә хез¬мәт башкарсаң да, гаиләңнең кайгыртуы, әти-әнинең киңәше, тиң ярыңның хөрмәте кирәк. Урып-җыю чорында Зөл¬фәтнең уңышлары, күпме ашлык суктыруы белән гаиләдәгеләре дә кызыксынып тора. “Урак вакытында газетада ярыш экраны чыккан иде, шуны гел карап, күзәтеп бардылар, - ди Зөлфәт.- Хатыным Фәридә интернеттан карап барды. Алмашчым Айнур Галиев белән килешеп эшлибез. Әле быел ул да Казанда узган Уңыш бәйрәмендә булды”, – дип, хезмәттәше өчен дә куанып куя. Хезмәттәге уңыш, тех-никаның куәт¬еннән тыш, ал¬машчыңның намуслы, тәртипле булуыннан да тора шул.

Зөлфәт әти-әнисе, гаиләсе белән Кызыл Мишә авылында яши. Әнисе Зөһрә апа хуҗалыкта лаборант булып эшләп, лаеклы ялга чыккан. Алар ике малай үстергән. Кызганыч, уллары Айнур солдат хезмәтенең соңгы көннәрендә вафат булган...

“Безнең балаларны тәрбияләп утырырга вакыт булмады, әби-бабай булды, алар булышты”, – ди Илдус абый. Инде хәзер үзләре балдай татлы оныклары – Фирүзә белән Әмирне тәрбияләргә булышалар.

Зөлфәт кебек туган як кырларында намуслы хезмәт башкарган игенче-механизаторларны күргәч, аларның әтиләре – Илдус абыйның яшьтәшләре эшләгән бу¬ынга рәхмәт әйтәсе килә. Көнне төнгә ялгап эшләгән хезмәт ветераннары улларында да җиргә мәхәббәт, хезмәткә хөрмәт тәрбияли алганнары өчен...


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10