ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татар рәссамнары белән тарихчылар халыкка тарихи белем бирү проектларын башлап җибәрәләр
Татарстан әниләрен эшмәкәрлек нигезләренә бушлай укытачаклар
18 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Варшавада татар кухнясы көннәрендә чәкчәк пешерергә өйрәтәчәкләр
Чиләбедә Татар халык театры яңадан эшли башлады

Спорт

Чаллыда билбау көрәше буенча дөнья чемпионаты уза

18 октябрь 2016, 17:32

Татарстанга үз көчен сынарга дөньяның 40 иленнән 300дән артык көрәшченең килүе көтелә.

(Казан, 18 октябрь, Фәрит Салихов).  27-30 октябрь көннәрендә Чаллыда Билбау көрәше буенча XIV дөнья чемпионаты һәм Төрекмәннәр бил алышы – “Гореш” буенча III дөнья чемпионаты уза. Көч сынашулар шәһәрнең Боз сараенда үткәрелә. Бу хакта Татарстан Республикасы билбау көрәше буенча федерациясе иҗтимагый оешмасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстанның билбаулы көрәш буенча дөньякүләм ярышлар уздыру тәҗрибәсе бар. Узган ел ноябрь аенда Казанның “Ак Барс” көрәш сарае көрәш һәм билбаулы көрәш буенча дөнья чемпионатын кабул итеп алды. Ул вакытта хәтта Һиндстан спортчылары да татар көрәшендә катнашты. 

Быелгы чемпионатта Латвия, Литва, Эстония, Греция, Румыния, Молдова, Беларусь, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Таҗикистан һәм Төрекмәнстан командалары катнашырга теләк белдергән. Билбаулы көрәш моннан тыш Европа һәм Көнчыгыш илләрдә дә киң таралган.

Төп игътибар, әлбәттә, составында Татарстан көрәшчеләре дә булган Россия командасына юнәтеләчәк. Бу көннәрдә алар Мәскәү һәм Казанда җыеннар уздыра.

Билбау көрәштә ирекле ысул буенча бил алышулар – 28 октябрьгә, классик төре буенча көч сынашулар – 29 октябрьгә билгеләнгән. Ир-атлар өчен 7 авырлык үлчәве каралса, ирекле стильдә генә көрәшүче кызлар 5 авырлыкта көчлеләрне ачыклый. Төрекмәннәр төре “Гореш” буенча ярышлар да 29 октябрьгә билгеләнгән. Керү ирекле.

Сүз уңаеннан: Татарстанда 15 меңнән артык кеше билбау көрәше белән шөгыльләнә. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10