ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Төркиядә шартлау: өч кеше һәлак

16 октябрь 2016, 15:08

Тагын 8 кеше зыян күргән.

 (Казан, 16 октябрь, «Татар-информ»). Төркиянең көньягында Газиантеп шәһәрендә шартлау аркасында өч полиция хезмәткәре һәлак булган, дип хәбәр иткән CNN Türk телеканалы. Бу хакта "Интерфакс" яза.

Тагын 8 кеше зыян күргән.

Телеканал мәгълүматлары буенча, җирле полиция террорчыларны тоткарлауга юнәлдерелгән операция үткәргәндә шартлау булган.

Операция вакытында йортта ике террорист булган, берсе махсус корылманы шартлаткан.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10