ҺАВА ТОРЫШЫ +25 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казанда футбол мундиале кысаларында, Казан Кремлендә рухи музыка концерты була
“Балкыш” фестивале лауреатлары Филармония бакчасында хәйрия концерты уздыра
Татарстан баш приставы урынбасары итеп Әнвәр Закиров билгеләнде
Татар дәүләт филармониясе хәйрия концертларында бер миллион сумнан артык акча җыярга уйлый
Казанда дөнья чемпионатында 200гә якын халык фольклор коллективы чыгыш ясаячак

Рәсми Татарстан

Әлмәттә кече нефть компанияләре 100 миллион тонна нефть табуга багышланган тантана үтте

15 октябрь 2016, 17:19

Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашы.

(Казан, 15 октябрь, "Татар-информ"). Бүген Әлмәттә – нефтьчеләр башкаласында Татарстанның кече нефть компанияләренең 100 миллион тонна нефть табуларына багышланган тантана булып узды. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Президенты киңәшчесе Ренат Мөслимов, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Наил Маганов, “Нефтеконсорциум” ЯАҖ генераль директоры Фәнис Вәлиев катнашты. Бу хакта "Әлмәт таңнары" яза.

 

Чыгышлардан аңлашылганча, бүген республикада 33 кече нефть компаниясе (МНК) эшли. Алар ел саен 7 миллион тонна кара алтын чыгара. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, кече нефть компанияләре ел саен республиканың барлык дәрәҗәдәге бюджетына 70 миллиард сум акча күчерә. Әлеге компанияләрдә 8 меңнән артык эш урыны булдырылган.

"Алар үзләренең нәтиҗәлелеген раслады, әмма әле потенциаллары ахырына кадәр ачылмады әле", – дип белдердеПрезидент.

Чыгыш ясаучыларның һәммәсе дә кече нефть компанияләре төзелгәндә һәм хәзер дә “Татнефть” ААҖнең ярдәмен ассызыклады.

Чара ахрында Татарстан Президенты алдынгы хезмәткәрләргә фидакарь эшләре өчен дәүләт бүләкләре тапшырды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10