ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Кайбычта узган фельдшерлар конференциясендә сәламәт яшәү рәвеше турында сөйләштеләр

15 октябрь 2016, 21:42

Чарада Кайбыч, Апас, Буа, Чүпрәле, Тәтеш һәм Кама Тамагы районнарыннан килгән фельдшерлар катнашты.

(Казан, 15 октябрь, "Татар-информ"). Авыл фельдшеры — тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ярдәмгә килүче, өмет белән текәлгән авыру кешегә шифа, аның якыннарына ышаныч бирүче. Баксаң, халык сәламәтлеге сагында торучылар авыруның хәлен җиңеләйтүче генә түгел икән. Алар төрле чирләрне кисәтү өстендә эшләргә, үз участогында яшәүчеләрне сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өндәргә, иң беренче чиратта моны үз мисалында күрсәтергә тиеш. Кайбычның Иске Тәрбит авылында күпфункцияле үзәктә үткән “Сәламәт тормыш – яшәү рәвеше” дип исемләнгән күчмә региональ конференциядә әнә шундый фикер яңгырады. Бу хакта "Кайбыч таңнары" яза.

Татарстан Республикасы Шәфкать туташлары ассоциациясе тарафыннан оештырылган конференциядә Кайбыч, Апас, Буа, Чүпрәле, Тәтеш һәм Кама Тамагы районнарыннан килгән фельдшерлар катнашты. Утырыш башланганчы алар иң элек Иске Тәрбит фельдшер-акушерлык пунктының эшчәнлеге белән танышты. Алга таба күп функцияле үзәктә кунакларны концерт номерлары белән район мәдәният йорты хезмәткәрләре каршы алды. Конференция­не Республика Сәламәтлек саклау министрлыгының фельдшерлар Советы рәисе Фәйрүзә Иделбаева ачты һәм алып барды. Чарада катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова сәламләде, ул аларны 25 еллык тарихы булган районыбыз белән таныштырды. Район үзәк сырхауханәсе баш табибы Гөлнара Сафиуллина конференциянең темасы бик актуаль булуын ассызыклады һәм ак халатлы фельдшерларга ихлас рәхмәтен ирештерде.

Республика медицина профилактикасы үзәгенең гигиена тәрбиясе һәм сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау бүлеге мөдире Ольга Неделько сәламәт булу өчен үтәлергә тиешле кагыйдәләр – дөрес туклану, физик активлык, зарарлы гадәтләрдән баш тарту, гигиена үтәлеше, чыныгу, позитив фикер йөртү турында сөйләде. Аның тирән эчтәлекле чыгышы презентацияләр һәм видео­роликлар белән үрелеп барды. Конференциянең төп темасын Казан дәүләт медицина академиясенең эндокринология кафедрасы доценты Татьяна Никишова яктыртты. Ул олыгая барган саен кеше организмында баш калкыткан авыруларның сәбәпләре, аларны профилактикалау чаралары турында сөйләде.

"Авыл җирлегендә хезмәт куючы фельдшерлар дәвалаучы гына түгел, шул авыруларны булдырмау өстендә эшләүчеләр дә булырга тиеш, дигән алда яңгыраган фикер белән тулысынча килешәм, – диде ул. – Ләкин моңа өстәп шуны әйтәсе килә: медицина хезмәткәрләре иң элек моны үзләре аша үткәрергә, сәламәт яшәү рәвешенең беренче үрнәге булырга тиеш", - диде ул.

Конференциядә Кайбыч районының медицина хезмәткәрләре дә чыгыш ясады. Баш табибның медицина хезмәте күрсәтү буенча урынбасары Алмаз Алиуллин безнең районда алып барылган эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Иске Тәрбит фельдшер-акушерлык пункты мөдире Галина Медованың чыгышы әлеге җирлектә сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру буенча күрелүче чаралар турында иде. Участок табиб-терапевты Алисә Билалова халыкны диспансеризацияләү турында сөйләде. Шәфкать туташы Әлфия Хәмидуллина медицина хезмәткәрләренең спорт ярышларында һәм спартакиадаларда ирешкән уңышлары белән таныштырды.

Казаннан килгән вәкилләр сәламәтлек сагында торучыларның спорт белән ныклап шөгыльләнеп, уңыш­ларга ирешүләрен мактауга лаек күренеш булуын ассызыклады. Кайбыч районында сәламәт яшәү рәвешен алып бару өчен тудырылган шартлардан канәгать булды алар, бу максатта төзелгән заманча спорт корылмаларына халык мөмкин кадәр күбрәк йөрсен иде дигән теләкләрен дә ирештерделәр. Очрашу азагында хезмәтләрендә уңышка ирешкән фельдшерларны да бүләкләп үттеләр.

Дүрт сәгатькә сузылган конференция бер сулышта үткән сыман булды. Ахырдан һәр район вәкиле аны оештыручыларга рәхмәтен белдерде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10