ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстан җитәкчелеге Наҗия Теркулова вафат булу сәбәпле кайгы уртаклаша

15 октябрь 2016, 11:40

Артист белән хушлашу бүген 9 сәгать 30 минутта Казанда булды.

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). Кичә озак авырудан соң Татарстанның халык артисты Наҗия Теркулова вафат булды. Татарстан җитәкчелеге моңлы тавышлы җырчыны югалту сәбәпле кайгы уртаклаша, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Наҗия Теркулова 1929 елның 25 августында Әстерхан шәһәрендә туган. 1957 елда ул Казан дәүләт консерваториясенең вокал бүлеген тәмамлый һәм хезмәт юлын Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә бшлый.

Җырчы репертуарында күп милләт композиторларының әсәрләре булган. Татар композиторлары җырларын ул аеруча бер җылылык, аерым хис белән җырлаган. “Беренче мәхәббәт” (С.Садыйкова), “Йолдызлы кичтә” (Җ. Фәйзи ), “Оныта алмыйм” (Р.Яхин), “Яшьлек вальсы” (З. Хәбибуллин) һәм башка матур күңелгә ятышлы җырларны сәхнәдә ул беренче булып башкарган. Аның башкаруында яңгыраган бик күп җырлар татар музыкасының алтын фондында саклана.

«Наҗия Габдрахман кызын хезмәт сөючәнлек, тәрбиялелек, кешеләргә карата хөрмәт, үз эшенә булган чиксез мәхәббәт сыйфатлары бизи. Талантлы җырчы, искиткеч кеше турында якты истәлек безнең йөрәкләрдә гомергә сакланыр», – диелгән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхммәтшин, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгат Сәфәров, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Казан мэры Илсур Метшин, Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин кул куйган кайгынамәдә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10