ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад, Рәсми Татарстан

Татарстан Президенты QIWI генераль директоры белән хезмәттәшлек турында фикерләште

14 октябрь 2016, 14:28

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Солонин Казанда булган “Finopolis 2016” инновацион финанс технологияләре форумы турында сүз алып барды.

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген QIWI компанияләр төркеме генераль директоры Сергей Солонин белән озак вакытка исәпләнгән хезмәттәшлек турында фикерләште

Казан Кремленең Татарстан Президенты резиденциясендә уздырылган очрашуда республика Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин, ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм башкалар катнашты, дип хәбәр итә ТР Президены матбугат хезмәте.

Биредә акча түләү буенча заманча системалар һәм сервислар турында да сүз булды. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Солонин Казанда үткәрелгән “Finopolis 2016” инновацион финанс технологияләре форумы һәм аның пленар дискуссияләрдә кузгатылган мәсьәләләр һәм темалар турында да фикер уртаклашты.

Белешмә өчен. QIWI түләү сервисы мобиль элемтә һәм ТКХ кебек көндәлек хезмәтләрдән алып банк кредитларына кадәр тәкъдим ителә торган уңайлы ресурс. Аның аша билет алып, интернет-кибетләрдән алынасы товар өчен түләп була һ.б. бик күп мөмкинлекләре бар. Татарстанда бу сервиска төрле компанияләр һәм банк учреждениеләре тоташтырылган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10