ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Антальяда Кемер шәһәре янында билгесез затлар ракета утына тоткан

14 октябрь 2016, 13:28

Зыян күрүчеләр юк.

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Төркиянең Анталья провинциясе Кемер шәһәре янында билгесез затлар ракета җибәргән, дип хәбәр итә "РБК".

CNN Turk телеканалы мәгълүматлары буенча билгесез затлар тарафыннан җибәрелгән ике ракета Кемер белән Анталья арасындагы шосседа шартлаган. Берсе балык кибете белән янәшә шартлаган. Һәлакәт урынына ашыгыч хезмәтләр килгән. Ракета таулар ягыннан җибәрелгән булырга мөмкин.

Һөҗүм нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр юк, балык кибете бинасы бераз зыян килгән, дип хәбәр итә «Рейтер» агентлыгы Төркиянең Dogan басмасына сылтама белән.

Төркиянең Hurriyet басмасы ракеталар икәү түгел, ә өч булган дип белдерә. Һөҗүм ясаучылар шоссе белән янәшә причалга һәм ягулык цистернасына төбәгән булырга мөмкин, әмма тидерә алмаганнар.

Һөҗүмне ике билгесез зат ясаган, аннары тауларда качкан булырга мөмкин, дип хәбәр итә "ТАСС" NTV телеканалына сылтама белән. Хәзер аларны эзлиләр, трасса буенча хәрәкәт чикләнгән.

Охшаш очрак шул ук шосседа 24 августта булды, ул вакытта ракета һөҗүменә армия йөк машина дучар булган иде. Ул вакытта ике кеше җәрәхәт алды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10