ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Зәйдәге торак йортта газ шартлауның башлангыч сәбәбе билгеле булды
Рөстәм Миңнехановка Зәйдәге гадәттән тыш хәл турында соңгы мәгълүматлар хәбәр итеп торыла
Зәйдә газ шартлаган йорттан кешеләрне күчерделәр
22 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы быел 47 механик әзерләп чыгара

Сәясәт

Алдагы өч елга Татарстан бюджеты турындагы закон проекты республика парламентына кертелгән

14 октябрь 2016, 11:46

Татарстан Дәүләт Советында бюджет буенча тыңлаулар 20 октябрьгә планлаштырылган.

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советына "2017 елгы һәм 2018-2019 еллар план чорына Татарстан Рөспубликасы бюджеты турында"гы һәм "2017 елгы һәм 2018-2019 еллар план чорына Мәҗбүри медицина иминияте территориаль фонды бюджеты турында"гы закон проектлары кертелгән. Бюджет турындагы закон проектын парламент каравына Татарстан Президенты керткән. Бу хакта республика Дәүләт Советы матбугат хезмәтендә хәбәр ителә.

Финанс документ Татарстан бюджетының планлаштырылган керемнәре һәм чыгымнары язылган 3215 биттән тора. Закон проектлары Татарстан Бюджет кодексы буенча өйрәнеләчәк һәм Татарстан Дәүләт Советы Рәисе карары белән комитетларга тапшырылачак.

Татарстан Дәүләт Советында бюджет буенча тыңлаулар 20 октябрьгә планлаштырылган. 22 октябрьдә зона киңәшмәләре узачак, анда бюджет параметрлары муниципалитетлар күләмендә каралачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10