ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Төркиягә роумингка тарифлар кими

12 октябрь 2016, 22:38

Бу хакта Россиянең элемтә һәм массакүләм коммуникация министры Николай Никифоров хәбәр итте.

(Казан, 12 октябрь, "Татар-информ"). Россиянең элемтә һәм массакүләм коммуникация министрлыгы Төркия белән телефон аша элемтәдә халыкара роуминг хезмәтенә тариф бәяләрен киметү буенча меморандум әзерләде, дип хәбәр итә ведомство җитәкчесе Николай Никифоров. Бу хакта "Российская газета" яза.

Бу мәсьәлә буенча сөйләшү соңгы тапкыр 2 ел ярым элек булган. «Без бу юнәлештә сөйләшүләрнең кабат башлануы белән шат», - дип китерә министрның сүзләрен ведомствоның матбугат хезмәте. 

Элегрәк РФ энергетика министры Александр Новак Төркия икътисад министры башлыгы Нихат Зайбекчи белән сөйләшүләргә багышланган матбугат очрашуы вакытында ике ил арасындагы роумингка тарифларны киметү хакында сөйләшүләр башланганын белдергән иде. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10