ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт, Рәсми Татарстан

"Сугыш балалары"н статусы мәсьәләсен Татарстан парламенты федераль дәрәҗәдә карарга җыена

12 октябрь 2016, 16:17

РФ Хөкүмәте тарафыннан кире кагылган закон проекты эшләнеп бетеп, каралышка Мәскәүгә җибәреләчәк.

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ», Арсений Маврин). ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин якын арада “сугыш балалары” статусы турындагы закон проектының эшләп бетерелгән вариантын имзаларга һәм Мәскәүгә РФ Хөкүмәте каралышына җибәрергә ниятли.

Бу хакта республика парламенты башлыгы бүген Татарстанда өлкән яшьтәге гражданнарны социаль яклау өлкәсендәге законнарны тормышка ашыру мәсьәләсе каралган киңәшмәдә сөйләде.

“Сугыш балалары” статусы мәсьәләсен без инде әллә ничә карадык. Әмма безнең яктан ризасызлык бар: ни өчен һәр субъект башланган вакытын һәм чиген үзенчә һәм үзе билгели. Кайсылары 39 нчы елдан, кемнәрдер 40 нчы, 41 нче еллардан. Иң мөһиме: бу карар Россия субъектларының барысы өчен дә һәм чама белән бер үк төрле кабул ителергә тиеш дип саныйбыз. Бер илдә төрле сортларга бүлергә ярамый. Гражданнарның ул категориясе, Россиянең кайсы төбәгендә яшәвенә карамастан, кимсетелгән итеп тоярга тиеш түгел”, - дип басым ясап әйтте Фәрит Мөхәммәтшин.

Республика парламенты башлыгы, Татарстан тарафыннан закон чыгару башлангычы белән мөрәҗәгать булды инде, ләкин проектны Россия Федерациясе Хөкүмәте кире какты, дип билгеләп үтте. “Хәзер эшләп бетерәбез, якын көндә мин кул куям, һәм без аны янә Мәскәүгә җибәрәбез. Без принципаль рәвештә ул гомумфедераль закон булырга, минималь һәм максималь параметрлары күрсәтелергә тиеш дип саныйбыз, мөмкин булса, хәтта финанслашу нигезендә гамәлгә ашырылырга: федерация һәм РФ субъектлары акчаларын әлеге категориягә ярдәмгә бүлеп бирергә”, - дигән фикер әйтте ТР Дәүләт Советы Рәисе.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10