ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Алабугада 29 татарстанлы Чулманда йөзүдә ярышты

11 октябрь 2016, 00:03

Су температурасы ул вакытта 7 градус кына җылы булган.

(Казан, 11 октябрь, “Татар-информ”). Кичә Алабугада Чулманда йөзү буенча 19 нчы тапкыр ярышлар узды. Анда республиканың Казан, Алабуга, Әлмәт, Лениногорск, Менделеевск шәһәрләреннән 29 кеше узышты. Су температурасы ул вакытта 7 градус җылы булган, ә йөзүгә 1 сәгать вакыт бирелгән. Бу хакта Алабуганың “Новая Кама” газетасы хәбәр итә.

Нәтиҗәдә, төрле яшь категориясендә призлы урыннарны 18 кеше яулаган, шуларның 8е - беренче урында: Әлмәттән Ринат Солтанов (20 яшькә кадәргеләрдән), Вячеслав Меркулов (30-40 яшьлекләрдән) һәм Михаил Землянов (70-80 яшь); Лениногорскидан Илфат Әбдиев (40-50 яшь) һәм Рафил Әскәров (50-60 яшь); Алабуганың үзеннән Гера Мишагина (20-30 яшь), Ксения Мишагина (40-50 яшь) һәм Галина Волкова (50-60 яшь).


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10