(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ»). Икътисади үсеш министрлыгы башлыгы Алексей Улюкаев электр энергиясенә тарифларны челтәр буенча 3 процентка, халык өчен 4 процентка индексацияләргә планлаштырылуын җиткергән. Бу хакта «Интерфакс» хәбәр итә.
Аның сүзләренчә, әлеге тәкъдим 2017 елда яңа фаразлар буенча инфляциянең 4 процент дәрәҗәсендә көтелү белән аңлатыла.
Тарифлар буенча тәкъдим 13 октябрь утырышында каралачак 2017-2019 елларга социаль-икътисади үсеш фаразларында күрсәтелгән.