ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казан волонтерлары Кайбычтагы картлар һәм инвалидлар интернат-йортына бәйрәм алып килде

7 октябрь 2016, 18:05

Биредә республиканың төрле төбәкләреннән җыелган әби-бабайлар яши.

(Кайбыч, 7 октябрь, “Татар-информ”, “Кайбыч таңнары”, Илүзә Сафина). Кайбыч районы картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр янына Казан федераль университеты карамагындагы Н.И.Лобачевский исемендәге лицее волонтерлары еш килә. Халыкара өлкәннәр ункөнлеге кысаларында да алар олы яшьтәге дуслары белән очрашты, дип хәбәр итә “Кайбыч таңнары” газетасы.

Биредә республиканың төрле төбәкләреннән җыелган 30 әби-бабай яши. Яшьләр алар янына бу юлы да буш кул белән килмәгән: һәрберсенә тәмле күчтәнәчләр өләштеләр, җырлап-биеп тә күрсәттеләр, саксафон, гитарада да уйнадылар. Кыскасы, яшьләр бу йортка чын бәйрәм алып килделәр.

Университетның гомуми мәгариф һәм һөнәри юнәлеш буенча бүлеге башлыгы Вероника Земскова да өлкәннәргә безнең яктан сайланган депутат – КФУ ректоры Илшат Гафуровның сәламнәрен җиткерде, барысына да сәламәтлек теләде.

Район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Чулпан Камалиева лицей укучылары игелекле, ярдәмчел, өлкәннәргә ихтирамлы булулары өчен рәхмәтен әйтте. Яшьләрнең өлкәннәргә хөрмәт белән каравы, аларны онытмавы - буыннар арасындагы бәйләнешнең дә ачык мисалы.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10