ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад, Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Ригада Татарстан-Латвия хезмәттәшлеге үсешенә ышаныч белдерде

7 октябрь 2016, 10:25

“Бүген бизнеска элемтәләр урнаштыруда булышу мөһим. Аннары яңа проектлар барлыкка киләчәк”, - диде ТР Президенты.

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Латвиягә булган сәфәрнең Татарстан-Латвия сәүдә-икътисади һәм инвестицион хезмәттәшлеген үстерүдә, тулаем Россия-Латвия мөнәсәбәтләрен яхшыртуда ярдәме булачагына ышаныч белдерде. Әлеге фикерне ул Латвия Республикасы Премьер-министры урынбасары – икътисад министры Арвилс Ашераденс белән очрашуда әйтте, диелә ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәрендә.

Очрашу Ригада Рөстәм Миңнехановның Латвиягә эш сәфәре кысаларында уздырылды.

Арвилс Ашераденс билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта Латвия белән Россия арасындагы ике яклы мөнәсәбәтләр дөньяда урнашкан вазгыятькә туры китереп алга бара, ләкин шул ук вакытта күрше илләр һәрвакыт хезмәттәшлек өчен мөмкинлекләр эзли, шул исәптән төбәкара дәрәҗәдә дә. “Без Татарстанның Латвия белән багланышлар мәсьәләсендә кызыксынуын югары бәялибез”, - диде министр Татарстан Президенты белән очрашуда.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан делегациясенең Латвиягә сәфәренә ярдәм күрсәтелгәне һәм зур программа әзерләнгәне өчен рәхмәт белдерде. Быел апрель аенда Латвиянең Россиядәге илчесе Астра ханым Курме башлангычы белән Латвиянең эшлекле даирәләре Татарстанга килүен искәртте. Аның сүзләренчә, шушы сәфәр ике арада мөнәсәбәтләрне дәвам иттерү, эшлекле элемтәләрне җанландырып җибәрү өчен этәргеч булды.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанны Латвия компанияләрен Россия базарына чыгу мәйданчыгы буларак карарга тәкъдим итте. Татарстанда Кытай, Төркия, Финляндия, АКШ бизнесменнары уңышлы гына эшли, җитештерү мәйданнарының яңалары ачыла, үсеш ала, инвесторлар өчен Татарстанда бөтен шартлар да бар, диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан белән Латвия Сәүдә-сәнәгать палаталары арасында хезмәттәшлек турындагы килешү эшлекле мөнәсәбәтләргә ярдәм итәчәк, диде ул.

Очрашу барышында яклар шулай ук Латвиянең транспорт-логистика мөмкинлекләрен, шул исәптән Рига ирекле порты, Вентспилс ирекле порты һ.б.ларны файдалану мәсьәләсе турында сүз алып барды.

“Бүген бизнеска элемтәләр урнаштыруда булышу мөһим. Аннары яңа проектлар барлыкка киләчәк, аларны тормышка ашыру үзара файдалы булачак”, - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул Арвилс әфәнде Ашераденсны, төбәкнең инвестицион мөмкинлекләре белән танышу өчен, бизнес-даирәләр делегациясе составында Татарстанга килергә чакырды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10